Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Уяу булыйк!

Райондашларыбыз бу көнгә карата үз фикерләрен җиткерде.

3 сентябрьдә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата Белем көнендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчыларның мәктәпне камап алуы белән бәйле. Җанөшеткеч фаҗигадә 300дән артык кешенең гомере өзелә, шуларның 186сы –балалар. Райондашларыбыз бу көнгә карата үз фикерләрен җиткерде. 

Илшат Яббаров: 

– Тормыш алга бара, тик уяулыкны югалтырга ярамый. Экстремистлар һәм террорчылар өлкәннәрне дә, сабыйларны да аямый, шуңа бу рәхимсез җинаятьләргә без битараф калырга тиеш түгел. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне шул максаттан үткәрелә дә.

Моряк Йосыпов: 

– Терроризм хәрәкәте һәм аңа каршы көрәш – иң актуаль темаларның берсе. Беслан вакыйгаларын берничек тә оныта алмыйбыз. Мондый хәлләр, кызганыч, кабатланып тора. Терроризм халыкара масштабка әверелде. Мәктәпләрдә, бигрәк тә 90нчы елларда, тәрбия бирү мәсьәләсе арткы планга күчте. Хәрби-патриотик тәрбия, хезмәт тәрбиясе сүрелеп китте. Бүген яшьләр арасында әллә нинди хәрәкәтләр, төркемнәр барлыкка килә. Сәүдә нокталары, базар янында сугыш хәрәкәтләре оештыручы яшьләр борчуга сала. Яшьләргә ни җитми? Бу турыда уйланырга вакыт.

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Лилия Шәймиева

Фото - Татар-информ архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев