Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Мәңге яшә, Татарстаным!

30 август – Татарстан Республикасы көне.

1990 елда Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә. Республика көне күпмилләтле татарстанлылар өчен бердәмлек һәм дуслыкны гәүдәләндерә. Бу көнне республикабызның һәр районында зурлап билгеләп үтәләр. Татарстан Республикасы көне уңаеннан районыбыз яшьләренең фикерләрен сораштык.

Раушан Нигъмәтуллин,

Казан мәдәният һәм сәнгать институты студенты:

– Татарстан Россиядә иң алдынгы республикаларның берсе булып тора. Республикабызда әйбәт яшәү, уку, эшләү өчен мөмкинлекләр күп, табигате гаҗәеп матур! Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшьләр сәясәте, яшьләр тормышы өчен бик күп хезмәт куя, яңа мөмкинлекләр ачу өчен нәтиҗәле эш алып бара. Табигатебезнең матурлыгын, экологияне саклау буенча да күп эш башкарыла, бу да бик мөһим. Татарстанның алдынгы республика булуы, тормыш матурлыгы чит төбәкләргә чыкканда аеруча ачык чагыла. Ышанып әйтә алам: республикабыздагы кебек ял парклары, берсеннән-берсе уңайлы җәмәгать урыннары башка җирдә юк. Татарстанда барысы да кеше өчен, халыкка уңайлы булсын өчен эшләнә. Мөслимебез дә элеккеге кебек түгел бит, җирлегебездә ял итәргә дә, кунаклар кабул итәргә дә матур урыннар җитәрлек. Республика көне – безнең көн, ягъни яшьләр көне, дияр идем, бу көнне без эшлибез дә, матур итеп ял да итәбез. Республикабызда һәрвакыт тынычлык һәм матурлык хакимлек итсен!

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев