Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Иң истәлекле Яңа ел

Яңа ел – иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Райондашларыбыз аны ничек үткәрә? Иң истәлекле Яңа ел нәрсәсе белән истә калган? Респондентларыбыз шушы сорауларга җавап бирә.


Айназ Нәбиуллина: – Балалар өчен мәктәптә, балалар бакчаларында чыршы бәйрәмнәре үткәрелә. Ләкин Яңа ел мөселманнар бәйрәме түгел. Ел исәбе шулай алып барылганга, Яңа ел 1 гыйнварга туры килә, ә бу – дөньяви ел башлана, дигән сүз. Һәр көн, туганда, адәм баласына: “Кыямәткә кадәр мин синең белән очрашмыйм, мине кыямәт көнендә йөзең кызарырлык итеп уздыра күрмә”, – дип мөрәҗәгать итә, ди. Мөселманнар өчен Яңа ел – ел башы. Без Аллаһы
Тәгаләдән: “Елны үзең риза булырлык итеп үткәрергә насыйп ит! Ел матур узсын!”, – дип дога кылып сорыйбыз, табын янында утырып, хәләл ризыклар ашап, бер-беребезгә яхшы теләкләр җиткерәбез икән, монда гөнаһ юк, дип уйлыйм. Ләкин төнге унике сукканны көтеп утырганыбыз юк.


Ислам Исламов: – 2019 елны туганнарым белән Вьетнамда каршы алган идем. “Чит илдә бәйрәм ничек үтә икән?”  дигән уй белән бардык. Мәзәк булды башта.
Бизәлгән чыршылар бар, ләкин кар юк. Һавасы дымлы булып истә калды.
Бу бәйрәмне Вьетнамда “Тет” дип тә йөртәләр. Аларда яңа ел символы чыршы түгел, ә шәфталу (персик) ботаклары булуы шаккатырды. Яңа ел төнендә якын кешеләр, бер-берсенә шәфталу ботаклары бүләк итеп, теләк тели икән.
Вьетнамда Яңа елны паркта, бакчада, ишегалларында, учак ягып, бергә җыелып каршы алалар. Мөслимдә кар-
шы алган Яңа елга җитми инде! Шуннан бирле Яңа елны чит илдә үткәргәнем юк.
Дамир Сабиров: – Яңа елны берничә ел урманда каршы алган булды. Төнге уникедә, бенгаль утларын яндырып, чыршы бизәп, шәмпан шәрабе эчеп билгеләп үттек бәйрәмне. Хәзер әллә картаелды, әллә ялкаулык көчле – өйдән чыккан юк. Хатын, гаилә дусларын чакырып, бәйрәмне табын артында үткәрергә ярата. Минемчә, бу бәйрәмдә йортта чит кешеләр булырга тиеш түгел. Киләсе ел – куян елы, ул тынычлык ярата. Имин еллар килсен!


Флүр Хәбиров: – Иң истә калган ел – 2000 елны каршы алган төн. Бу көнне мин рейстан кайта идем. Чатнама суык! Машина ярты юлда сүнеп калды. Якын-тирәдә авыл да күренми, кеше дә юк. Нишләргә дә белмим. Төнге 12.00 якынлаша. Урман якын. Бүреләр улый башлады. Үлемем шушы икән, дим. Машинаның капотын ачып карарга да шүрләтә. Кабинада – балаларга күчтәнәчләр. Та-
мак ача башлагач, алардан берәм-берәм тәм-том алып ашый башладым. Белгән догаларны укый торгач, төнге икедә машинам кабынды! Могҗизалар була икән ул! Якыннарым янына исән-имин кайтып җиттем.


Ләйсәния Әхмәтова: – Мин Яңа елны һәрвакыт гаиләм белән өйдә каршы алам. Кеше чакырып кунак итәргә дә, кемгәдер барып бәйрәм итәргә дә яратмыйм. Яңа ел ул – гаилә бәйрәме. Бу көнне үзең теләгәнчә үткәрүгә ни җитә?! Теләгән фильмны яисә концерт карыйсың, телисең – ятасың, телисең – утырасың. Кеше көйләп, эт булганчы алҗап, Яңа ел төнендә арып йоклауга караганда, бу бәйрәмне тынычлыкта үткәрү мең өлеш артык. Табынга да әллә ниләр әзерләмибез. Бәлеш пешерәбез дә, пилмән ясыйбыз, традицион берике салат була. Көне буе плитә янында бөтерелмәгәч, бәйрәмне ару-талусыз, яхшы кәеф белән каршы алам.


Сораштыруны Лилия Шәймиева алып барды.

Фото - Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев