Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Газетага язылдыгызмы?

2024 елның беренче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу бара. Шул уңайдан респондентларыбыздан газета-журналларга ничек язылулары белән кызыксындык.

Мөнирә:

– Районда чыга торган “Авыл утлары” газетасына язылмый калганым юк. Почтада язылам, хат ташучылар өйгә китерә. Йолдызнамә укырга яратам, әлеге рубриканы кул астындагы башка газеталардан укыйм.

Саҗидә:

– Мин лаеклы ялда, бөтен яңалыкларны матбугат чаралары аша беләм. Район газетасын көтеп алам. “Ватаным Татарстан” газетасыннан республика яңалыклары белән танышам. “Ясминә”дә төрле гыйбрәтле язмышлар турында укыйм. Оныгым Камилә быел конкурста җиңде, аны “Идел” җурналына подписка белән бүләкләделәр. Яшьләр өчен чыгарылучы басма бик файдалы, төсле булып чыга. Журнал белән мин дә танышып барам. Өйгә китереп бирүче почтальоннарга зур рәхмәт!

Ринат:

– Гомер буе “Авыл утлары” газетасын алдырам. Иң элек котлаулар һәм белдерүләр белән танышам, мәкаләләргә күз йөгертеп кенә чыгам. Газетаны алмый булмый, минем өчен район яңалыклары белән танышуның бердәнбер ысулы бу. Газета атнага ике тапкыр чыкканда җайлы иде.

Наилә Сәлахова

Римма Афзалова фотосы. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 27 октябрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев