Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Бәйрәм – бер, гадәтләр – төрле

Җирлегебездә төрле милләт вәкилләре яши. Яңа елны каршылауда һәрберсенең үзенә генә хас гореф-гадәтләре бар.

Йосыф Абдуллаев:
– Яңа елны ничек каршы алсаң, шулай үткәрәсең, дигән ышану яши. Үзбәкләр бәйрәм алдыннан бурычларын түләп бетерергә һәм бурычка бирмәскә тырышалар. Кемгәдер үпкәләп йөрисең икән, ачуны онытып, кичерергә кирәк. Кызыклы традиция дә бар: бу көнне өйдәге ярык, китек тәлинкәләрне ваталар. Бу ритуал узып баручы елда булган бәла-казалардан һәм уңышсызлыклардан котылырга ярдәм итә, дигән ышану яши. Бәйрәмдә унике йөзем җимеше ашау гадәте дә бар. Төнге уникедә шушы йөземнәрне ашап теләк әйтәләр. Яңа елның беренче минутларында җимешләрне ашап өлгергән кешенең киләсе елда хыяллары чынга аша, диләр. Табында карбыз булырга тиеш. Ул никадәр татлырак булса, Яңа ел да шулкадәр бәхетле һәм уңышлы булачак.

Фото - Й. Абдуллаевның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев