Һәр бала бәхеткә лаек
Районыбызда 300гә якын бала тәрбиягә алынган гаиләдә әти-әни җылысын тапкан
Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге балаларның мәнфәгатьләрен яклый. Бүлектә өч белгеч хезмәт куя. Белгечләрнең икесе балигъ булмаган балалар белән эшли, берсе хокукка яраксыз гражданнар белән эш алып бара.
– 2003 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр 281 бала районыбызда яшәүче гаиләләргә тәрбиягә алынды. Республикадагы 13 балалар йортында 200дән артык бала тәрбияләнүен исәпкә алсак, тәрбиягә бала алган әти-әниләр күпме балага гаилә җылысы бүләк итә! – ди опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рәмилә Смирнова. – Бүлектә исәптә торучы 73 баланың 23е – әби-бабаларына, якын туганнарына опекага, 38е – гаиләләргә тәрбиягә, 12се уллыкка, кызлыкка бирелде. Узган ел дүрт бала тулы ятим буларак исәпкә алынды һәм гаиләләргә урнаштырылды. Быел ике бала, тәрбиячесен югалтып, исәпкә куелды һәм башка гаиләгә тапшырылды. Башкортостан Республикасында яшәүче 1 баланы, әти-әнисе вафат булу сәбәпле, районыбызда яшәүче абыйсы үз гаиләсенә тәрбиягә алды.
Опека һәм попечительлек бүлегендә билгеләп үтүләренчә, балаларның ятим калуның төп сәбәбе – әти-әниләрнең эчкечелек юлын сайлавы. Ир-атларның гына түгел, хатын-кызларның да бу юлга басуы – гафу ителмәслек хата. Районда ятим статусын алган балаларның 85 процентының әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калуының төп сәбәбе – эчкечелек. Узган ел шундый 2 ана аналык хокукыннан мәхрүм ителгән. Нәтиҗәдә бер бала башка гаиләгә урнаштырылган, икесе гаиләдә – әтисенең тәрбиясенә калдырылган. Быел тагын ике ата-ананың хокукларын чикләү турында эш район судына тапшырылган.
Тәрбиягә һәм опекага алынган балаларның сәламәтлеген кайгыртуны бүлек игътибар үзәгендә тота.
– Әлеге гаиләләрдә 73 бала тәрбияләнә, шулардан унҗидесенең сәламәтлекләре чикләнгән. 16 бала – акыл зәгыйфьлеге, бер бала физик инвалид буларак исәптә тора, – ди Рәмилә Смирнова. – Акыл зәгыйфьлеге булган балалар мәктәптә укый башлагач беленә, аларны Казаннан килгән махсус комиссия тикшерә. Инвалид балалар елга ике тапкыр психологик тернәкләндерү үзәгендә дәваланып кайта. Барлык балалар да елга бер тапкыр диспансерлаштыру үтә. Балаларны читтән килгән уролог, хирург, психиатр һәм эндрокринолог та тикшерә. Ел саен балалар психологик тикшерү дә уза. Мөмкинлеге чикләнгән балаларның 11е – Түбән Табын интернат-мәктәбендә, 6 бала Азнакай, Актаныш һәм Сарман районнарында үз юнәлешләре буенча белем ала.
Коръәндә: “Ятимне тәрбия, ихсан кылу ул – Кыямәт көнендә газаптан имин калудыр”, – дип язылган. Ятимнәрне тәрбиягә алып үстергән әти-әниләрнең балалары тарафыннан хөрмәтләнүе турында мисаллар күп. Күрше авылда, үз балалары булмау сәбәпле, ятим баланы тәрбиягә алган ике гаиләне беләм. Ятимнәрне тәрбиягә алганнан соң гаиләләргә үз сабыйларын да алып кайту насыйп булды.
Опека һәм попечительлек бүлеге тарафыннан гаиләләргә урнаштырылган балаларның ялын оештыруга да зур игътибар бирелә. Балалар җәй көне генә түгел, ә ел дәвамында төрле сәламәтләндерү лагерьларында ял итә алалар. Узган ел тәрбиягә алынган 51 бала “Урман иле”, мәктәп яны лагерьларында, Яр Чаллы, Мамадыш, Чистай районнарындагы ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында ял иткән. Җәйге каникулларда акча эшләүче балалар да бар. Узган ел 34 бала төрле өлкәләрдә хезмәт куйган.
Опека һәм попечительлек бүлеге ятимнәрнең генә түгел, балигълык яшенә җитмәгән һәм милек хуҗасы булган балаларның хокуклары саклануын да игътибар үзәгендә тота. Милеккә кагылышлы барлык мәсьәләләр дә: алыш-биреш, сату-алу, залогка салу, алышу опека һәм попечительлек бүлеге рөхсәте белән генә башкарыла ала. РФ Гаилә кодексының 60 маддәсенең 4нче пунктында күрсәтелгәнчә, ата-ананың милкенә – баланың, ә бала милкенә ата-ананың хокукы юк. Шушы канун нигезендә узган ел гына да 27 баланың милкен сатарга һәм 3 баланың милкен залогка салырга рөхсәт бирелгән. Һәр очракта да бу баланың милкенә зыян килмәслек шартларда гына башкарыла.
Тәрбиягә алынган балалар, 18 яше тулгач, гаиләдән китә ала. Шуңа карамастан, районыбызга тәрбиягә алынган балаларның күбесе үзләре тәрбияләнгән гаиләләр белән бәйләнешен өзми.
– 18 яшькә җитеп балигъ булган егет-кызлар гаилә җылысы бүләк иткән әти-әниләрен онытмыйлар. Әти-әниләр дә балаларны кайгыртып, ярдәм итеп яши. Әти-әниләр егетләрне матур итеп хәрби хезмәткә озата, никахларын һәм кызыл туйларын зурлап билгеләп үтә, бәби туу шатлыгын уртаклаша. Балалар әти-әниләре янына кайтып, хәлләрен белешә, шатлыкларны, яңалыкларын бүлешә, – ди бүлек җитәкчесе Рәмилә Смирнова.
Тәрбиягә алынган егетләр арасында махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләр күп. Егетләр батыр, куркусыз булуларын исбатлый. Күбәк авылында Шәйхелмәрдановлар гаиләсендә тәрбияләнгән Вадим Мащенко, Дусайда Рафиковлар гаиләсендә үскән абыйлы-энеле Дилшат Усманов һәм Рифкать Сабитов, Әмәкәйдә Шәмсиевләр гаиләсендә тәрбияләнгән Алишер Муминов, Торышта Габдрахмановлар гаиләсендә үскән Вадим Ореховский, Яңа Сәеттә Галиевлар гаиләсендә тәбияләнгән Антон Артемьев, Тугаштан Нургалиевлар гаиләсеннән Максим Заикин, Мари Бүләрдә Акисевлар гаиләсендә үскән Николай Баташов, Мөслим авылында яшәүче Салиховлар гаиләсеннән Рушан Салихов – шундыйлардан. Кызганыч, 6 егет МХОдә батырларча һәлак булды. Бер егетебез – Даниил Николаев хәбәрсез югалды.
Бала – бәгырь ите, диләр. Үз баласын язмыш кочагына ташлаган, җиңел тормыш сайлаган әти-әниләрнең бу әйтемне ишеткәне юктыр, күрәсең. Ишетсә дә андыйларның бу сүзләргә бер генә кылы да селкенмәс. Ярый әле янәшәбездә ятимнәргә йөрәк җылысын бирергә әзер торучы әти-әниләр бар. Аларның һәркайсы ихтирамга лаек.
Фото – район опека һәм попечительлек бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев