Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Социаль фонд уллыкка бала алган гаиләләргә бер тапкыр түләнә торган акча турында искәртте

Бала тәрбиягә алган Татарстан гаиләләре бер тапкыр 22 909,03 сум түләүгә дәгъва итә ала. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге искәртте.

Аңа уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр яки тәрбиягә бала алучы ата-аналар дәгъва итә ала. Быелгы ярдәм чарасы белән Татарстаннан 412 гаилә файдаланды. Пособие түләүгә барлыгы 11 млн сумга якын акча юнәлдерелде.

«Әгәр дә гаилә берьюлы берничә баланы тәрбиягә алса, пособие аларның һәрберсенә тиеш. Шулай ук гаилә инвалид баланы, җиде яшьтән өлкәнрәк баланы, шулай ук абыйлы-энеле яки апалы-сеңелле балаларны уллыкка (кызлыкка) алган очракта, бу акча 175 043,63 сум тәшкил итә», - дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/social-fond-ullykka-bala-algan-gailalarga-ber-tapkyr-tulana-torgan-akca-turynda-iskartte-5874880

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев