Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Сәламәтлеге чикле гражданнарга ташламалар бар

5 майда Халыкара инвалидларның хокуклары өчен көрәш көне билгеләп үтелә.

Районыбызда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1776 кеше яши, шуларның 116сы – балалар. Алар барысы да инвалидлык буенча пенсия һәм айлык түләүләр (ЕДВ) ала. Түләү күләме инвалидлык төркеменә карап билгеләнә. 

Социаль пакет

Социаль пакет ул – социаль хезмәтләр җыелмасы. Бүгенге көндә аның гомуми суммасы 1578,50 сум тәшкил итә. Шуның 1215,80 сумы – даруларга, 188 сум 08 тиене – санитар-курорт дәвалануына, 174 сум 60 тиене дәвалану урынына барганда (кайтканда) транспортта бушлай йөрү өчен тотыла. Социаль пакетка ия райондашларыбызның 1151е аны акчалата алуга өстенлек биргән. Социаль пакеттан баш тартучылар даруларны үз хисапларына сатып алырга тиеш була. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучыларга акчалата компенсация 1578 сум 50 тиен тәшкил итә.

Социаль пакет, табиб рецепты нигезендә дарулар белән тәэмин ителүдән тыш, дәвалану, кыйммәтле операцияләрне бушлай ясату мөмкинлеген дә бирә. 

Лилия Шәймиева

Фото – "Татар-информ" архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 3 май санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев