Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка индексацияләнәчәк
Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә
«1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка идексацияләнәчәк» - дип раслады парламентарий.
Нилов билгеләп үткәнчә, түләүләрнең әлеге төре иминият пенсиясен билгеләү өчен кирәкле стажы булмаган гражданнарга, мәсәлән, рәсми рәвештә эшләгән яки бөтенләй эшкә урнашмаган кешеләргә каралган.
Депутат сүзләренчә, гамәлдәге кануннар яшь буенча социаль пенсия алырга мөмкинлек бирә, әмма аны билгеләү планкасы иминият түләвенә караганда биш елга югарырак.
«Ягъни иминият пенсиясенең гомуми параметрлары 60-65 булса, социаль пенсиянеке 65-70кә тигез», - дип ачыклык кертте комитет башлыгы.
Чыганак, фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев