Яшең җитсә 80гә...
Татарстанда 80 яшьтән узган 90156 кеше арттырылган пенсия ала.
80 яше тулган пенсионерларның картлык буенча хезмәт пенсиясенә югары фиксацияләнгән түләү өстәлә. Татарстан Республикасында әлеге категориягә караган 90156 пенсионер бар.
Фиксацияләнгән түләү – иминият пенсиясенең дәүләт тарафыннан гарантияләнгән бер өлеше. Ул стажга һәм иминият кертемнәре суммасына бәйле түгел. 2024 елда иминият пенсиясенә теркәлгән түләү күләме – 8134 сум. Пенсионерга 80 яшь тулгач, бу тү-ләү ике тапкыр арта һәм аена 16269 сум тәшкил итә.
Арттырылган күләмдәге пенсия 80 яшькә җиткәннән соң проактив режимда билгеләнә һәм икенче айдан түләнә башлый. “Пенсиягә фиксацияләнгән өстәмә түләү ике нигез буенча: 80 яшькә җиткәч яисә авыру кешегә I төркем инвалидлык бирелгән очракта билгеләнә. Шуңа күрә I төркем инвалидлыгы булган кешеләргә 80 яшь тулгач, аларның иминият пенсиясенә фиксацияләнгән югары түләү билгеләнми, ягъни пенсияләре артмый. Чөнки әлеге категориягә караган пенсионерлар арттырылган пенсияне инвалидлыкка бәйле рәвештә алалар”, – ди Россия социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев