Хатын-кызлар консультациясендә 67 йөкле хатын-кыз исәптә тора
32 әни өченче һәм дүртенче балаларын алып кайтырга әзерләнә.
Бүгенге көндә район поликлиникасының хатын-кызлар консультациясендә 67 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Аларның 20се – беренче, 15е – икенче, 32 әни өченче һәм дүртенче балаларын алып кайтырга әзерләнә. “Әни булырга теләгән, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында бу бәхетле мизгелләрне кичерүдән мәхрүм хатын-кызлар да аз түгел. Аларга консультациядә киңәшләр бирәбез, дәвалану курслары алып барабыз”, – ди хатын-кызлар консультациясе шәфкать туташы Чулпан Абусева.
Фото - "Татар-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев