Сәламәтлек

Үпкә ялкынсынуы белән авыручылар бар

Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 56 чакыру һәм 20 мөрәҗәгать булган.

Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 56 чакыру һәм 20 мөрәҗәгать булган. “Соңгы араларда шактый райондашларыбыз үпкә ялкынсынуы белән Әлмәт шәһәре хастаханәсенә озатылды. Ике балага кызамык диагнозы куелып, Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә дәвалауга җибәрелде. Көнкүрештә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган өч райондашыбызга беренче ашыгыч ярдәм күрсәтелде. Тугыз райондашыбыз дәвалану өчен район хастаханәсенә салынды”, – дип хәбәр итә ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Клара Герасимова.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев