Тормышка 10 мең адым
Мөслим районында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган акция узды
Акциянең ачылуы «Мөслим йөрәге» скверында булды. Акциягә Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар да кушылды.
«Маршрут Мөслимнең үзәк урамыннан узып “Кояшлы Ык” паркында төгәлләнде. Районның барлык пенсионерлары белән бергәләп интернат-йортта яшәүчеләр дә әлеге маршрутны үттеләр. Яшьтәшләре белән аралашып, чиста, матур урамнардан җәяү атлау һәркемнең күңеленә хуш килде», – дип хәбәр итәләр Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.
Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев