Төрле авырулар белән 11 кеше дәвалану өчен хастаханәгә салынган
Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 76 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.
Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 76 чакыру һәм мөрәҗәгать булган, шуларның 31е – йөрәк-кан тамырлары авырулары, 7се – көнкүрештә тән җәрәхәтләре, 12се – югары кан басымы белән. Төрле авырулар белән 11 кеше дәвалану өчен хастаханәгә салынган. “Балалар һәм өлкәннәр арасында респиратор-вируслы авырулар саны артты. Сәламәтлекне кайгыртып, вакцинация ясату мөһим. Балалар поликлиникасына гриппка каршы “Ультрикс” вакцинасы кайтты. Әлеге төр вакцина 1-4 сыйныфта укучылар өчен каралган. “Совигрипп” вакцинасын 5-11 сыйныфларда укучы балалар ясата ала. Балаларына гриппка каршы вакцина ясатырга теләге булган әти-әниләр балалар поликлиникасына мөрәҗәгать итә ала,” – дип хәбәр итә бүлек фельдшеры Ләйсән Гыйзетдинова.
Фото: Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев