Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда быелның җиде аенда 517 меңнән артык кеше диспансеризация узган

Әлеге сан быелгы планның 101,6 процентын тәшкил итә.

Шушы ук чорда 156 573 кеше профилактик медицина тикшерүе узган (бу – планның 137,7 проценты).

Өлкән кешеләргә профилактик медицина тикшерүе һәм диспансеризация беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтә торган 80 медицина учреждениесе базасында оештырыла.

Шулай ук быелның җиде аенда Татарстанның мобиль сырхауханәләрендә 18 516 пациентны (шул исәптән, 7692 кешене диспансеризация барышында) кабул итүләре турында хәбәр итә. Аларда 1043 пациентка госпитализациягә юллама бирелгән.

Мобиль комплекслар, республиканың муниципаль берәмлекләренә хезмәт күрсәтү зоналары буенча, Казан, Чаллы һәм Әлмәттәге дүрт медицина оешмасына беркетелгән. Мобиль комплекслар 15 районга чыга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев