Сәламәтлек игътибарлык сорый!
Сәламәтлек

Сәламәтлек игътибарлык сорый!

Интернат-йортта яшәүчеләргә профилактик медицина тикшерүе үткәрделәр

Мөслим үзәк район хастаханәсе белгечләре Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә профилактик медицина тикшерүе үткәрделәр.

«Өлкәннәр ЭКГ үттеләр, кан басымын тикшерделәр, анализлар тапшырдылар, белгечләрдән консультацияләр алдылар.
Профилактик тикшерүләр интернат-йорт эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора. Алар башлангыч стадиядә авыруларны ачыкларга ярдәм итә. Чаралар интернат-йорт бинасында медицина кабинетында уза. Бу өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен бик уңайлы», – дип хәбәр итәләр Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре. 

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан. 

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев