Сәламәт булыйм дисәң
Сәламәтлек

Сәламәт булыйм дисәң

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шәфкать туташы Илмира Вәлиева саф һавада скандинавия йөреше буенча шөгыльләр үткәрә. Чара “Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла. “Дәресләрнең максаты – өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны системалы рәвештә физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Скандинавия йөреше белән шөгыльләнү хәрәкәтләрнең координациясен, мускулларны һәм буыннарны ныгыта, психоэмоциональ халәтне яхшырта”, – ди Илмира Вәлиева.

Фото-Изображение от mrsiraphol на Freepik

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев