Шәфкатьлелек фәне
Рамил Морзахановны райондашларыбыз тәҗрибәле табиб буларак белә
Рамил Морзахановны райондашларыбыз тәҗрибәле табиб буларак белә. Гомумпрактика табибы, анестезиолог-реаниматологның күпме гомерләрне саклап калуы турында райондашларыбыздан бик күп җылы сүзләр ишетергә туры килә. Тирән хөрмәткә лаек табиб, диләр аның турында.
– Анестезиологтан башка бер генә табиб та операция үткәрә алмый. Анестезиолог-реаниматолог иң авыр пациентлар белән эшли. Эш вакытында, әлбәттә, катлаулы очраклар да була. Мондый очраклар ашыгыч авыруларда гына түгел, планлы авырулар белән дә килеп чыгарга мөмкин. Яшәү чаткысы сүнеп барган авырулар белән эш иткәндә, анестезиологка аеруча авырга туры килә. Бу очракта анестезия авыруның хәле кискенләшмәсен өчен яисә операция өстәлендә авыруны югалтмас өчен ясала, – ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.
Рамил Морзаханов 13 ел анестезиолог булып эшләү дәверендә 2500 дән артык анестезия үткәргән, 3480 операция ясаган.
– Анестезия – шәфкатьлелек фәне. Анестезиянең туган көне дип 1846 елның 16 октябре санала. Бу көнне Америка табиблары наркоз кулланып, беренче ачык операция үткәрә. Анестезия чарасы буларак эфир кулланалар. Процедура Массачусетс госпиталендә уза, аны бүген дә “эфир йорты” дип атыйлар. Планлы яисә планлы булмаган авыруларга анестезия ясауның аермасына килгәндә, планлы авырулар белән хәл катлаулырак, минемчә. Аларның тормышларына куркыныч янаучы авыр факторлар булмау сәбәпле, анестезия үткәргәндә үлү куркынычы минимумга җиткерелергә тиеш, – ди Рамил Морзаханов.
Табиб билгеләп үткәнчә, наркозның берничә стадиясе бар. Хирургка операция ясарга рөхсәтне дә нәкъ менә анестезиолог бирә. Чөнки һәр организм индивидуаль. Шуңа бәйле рәвештә, наркозны бөтен кеше дә бер үк төрле кичерми.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев