РКБ табибы көненә ничә адым йөрергә кирәклеге турында сөйләде
Ярты сәгать өзлексез йөрү (якынча 5 мең адым) файдалы санала.
«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республика клиник хастаханәсенең 2 нче ортопедия бүлеге мөдире Рамил Салихов сәламәтлек өчен көнгә ничә адым йөрергә кирәклеге турында сөйләде.
«Һәркем 8-10 мең адым йөрергә тиеш, дип әйтәләр. Чынлыкта ярты сәгать дәвамында өзлексез йөрү файдалы санала – бу 5 мең тирәсе адым. Көндәлек адымнар санының файдасы – бу гаджетларны уйлап тапкан япон җитештерүчеләре уйдырмасы. Нәкъ алар якынча 10 мең адым үтәргә тәкъдим итте, һәм моны көндәлек норма дип атады», – дип аңлатты РКБ табибы.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rkb-tabiby-konena-nica-adym-iorerga-kiraklege-turynda-soilade-5928291
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев