Район үзәк хастаханәсе коллективының отчет җыелышы үтте
Авыл җирлекләреннән узган елга хисап ясау һәм агымдагы елга куелган бурычлар буенча отчет җыелышлары оешма-предприятиеләрдә старт алды. Бүген шундый киңәшмәне район үзәк хастаханәсе коллективы үткәрде.
Көн матур һәм истәлекле чара белән башланып китте: район үзәк хастаханәсендә маммография бүлмәсе ачылды. Тантаналы чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов, район башлыгы Альберт Хуҗин һәм маммография аппаратын урнаштыру өчен бүлмә җиһазларга чираттагы иганәчелек ярдәмен күрсәткән “Агромастер” компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов, хастаханә коллективы катнашты.
Кызыл тасманы кискәннән соң, кунаклар бүлмәгә үттеләр, аппарат һәм бүлмәнең уңайлыклары белән таныштылар. И.Фатихов район башлыгына һәм Илгиз Исламовка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Министр урынбасары шулай ук компьютер диагностикасы бүлмәсе эшчәнлеген дә карады.
Хастаханә коллективының коллегия утырышы район мәдәният йортында узды. Чарада шулай ук министр урынбасары Илдар Фатихов һәм Альберт Хуҗин да катнашты.
“Мөслим үзәк хастаханәсе” сәламәтлек саклау дәүләт автономияле учреждениесенең 2025 елдагы эшчәнлеге һәм 2026 елга бурычлар турындагы доклад белән үзәк хастаханәнең баш табибы Дамир Сөләйманов чыгыш ясады. Хастаханәнең эшчәнлек күрсәткечләре һәм республика күләмендәге саннар белән министр урынбасары Илдар Фатихов таныштырды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин хастаханә колективының һәм район җитәкчелегенең һәрвакыт тыгыз элемтәдә эшләвен, коллективның районда узган һәр чарада актив катнашуын билгеләп үтте. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына тирән рәхмәтен белдереп, барлык коллективка уңышлар һәм сәламәтлек теләде.
Чара ахырында бер төркем хезмәткәрләргә РФ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыкларының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары, “ТР Сәламәтлек саклауның мактаулы хезмәткәре” тармак билгесе тапшырылды. Шулай ук район башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары, район үзәк хастаханәсенең Мактау грамотасы, сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләренең беренче профсоюз оешмасының мактаулы грамоталары да хуҗаларына бирелде.
Фәридә Гайнетдинова репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев