Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Мөслим картлар йортында мәгълүмат сәгате үтте

Өлкәннәр өчен «Наркотикларсыз тормыш» дигән мәгълүмат сәгате үтте.

«Наркотикларсыз тормыш» Республика наркотиклапга каршы көрәш айлыгы кысаларында Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен шәфкать туташы И. Вәлиева, Г. Янгирова һәм Л. Нәбиуллина «Наркотикларсыз тормыш» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелделәр, аның барышында наркотикларга каршы юнәлдерелгән видеороликлар күрсәтелде. Яшәүчеләр арасыннан Вәлиева Р.Т. һәм Г.Ю. Филатова, рәсем-антистресс технологиясен кулланып, белгечләргә рәсемнәр, буклетлар әзерләргә булыштылар.
Өлкәннәр рәхәтләнеп "Сәламәт яшәү рәвеше турында без нәрсә беләбез?" дигән викторинада катнашты, иммунитетны саклау рецептлары, тәмле һәм файдалы чәй кайнату ысуллары белән уртаклаштылар. Бергә вакыт үткәрү, аралашу, бер-береңә файдалы һәм кирәкле булу өлкәннәр өчен бик мөһим. Бергә оештырган һәм үткәргән мондый чаралар аларны интернат-йортта "гомуми сәламәтлекне" ныгыту эшен алып баруга рухландырдылар.

 

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев