Кызамык баш калкыта
Районда берничә баланың кызамык белән авыруы ачыкланган.
Район санитар-эпидемиологик комиссиясе утырышында сүз районда кызамык таралу куркынычы турында барды. Элек киң таралган авыруның янәдән баш калкытуының сәбәбен табиблар кайбер ата-аналарның кызамыкка каршы прививка ясатмавына бәйләп аңлата.
– Бүгенге көндә биш бала Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә дәвалана. Авыру таралуга юл куймас өчен район хастаханәсендә эшче төркем төзелде: эпидемиологик вәзгыятьне контрольдә тотабыз. Авыру балалар белән контактта булган райондашларның исемлеге булдырылды. Кызамыкка каршы прививка ясалмаган кешеләргә ашыгыч төстә вакцинация үткәрелә, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләймәнов.
Район санитар-эпидемиологик комиссия рәисе Марина Бәдретдинова сәламәтлек саклау һәм мәгариф оешмаларына, авыл башлыкларына халык арасында аңлату эшләре алып баруны, саклану чараларын күрүдә ярдәм итүне сорады.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 13 октябрь санынында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев