Куллар ия гаять зур көчкә
Белгечләр фикеренчә, әти яки әни сулагай булса, балалар 17 процент очракта сулагай булып туа.
Белгечләр фикеренчә, әти яки әни сулагай булса, балалар 17 процент очракта сулагай булып туа. Әти-әни икесе дә сулагай булса, бу күрсәткеч 46 процентка җитә икән. Шул сәбәпле сулагайлыкны нәселдән килә дип фаразлыйлар. Сулагайлар арасында ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк очрый. Россиядә сулагайлар халыкның 15 процентын тәшкил итә.
Психологлар әйтүенчә, сулагайлар ныклы ихтыяр көченә ия. Аларның күбесе – иҗат кешеләре. Сулагай булу ул – нормадан читләшү түгел, бары тик үзгәлекнең бер чагылышы дип аңлата белгечләр. Сулагайлык бала тугач та күренә, диләр. Әмма белгечләр 3 яшькә кадәр сабыйның – әле уң, әле сул кулга өстенлек бирүенә гаҗәпләнмәскә киңәш итә. Бу баш миенең ике ярымшарының да тигез үсеш алуын күрсәтә.
– Сулайгайлар күп, үземнең ике улым да сул кул белән эшлиләр. Уң кул белән язарга һәм эшләргә күнеккәнгә генә безгә сулагайларга авыр сыман тоела, ә алар моңа җайлашкан. Аларны язарга өйрәткәндә, дәфтәрне дөрес итеп куярга кирәк һәм яктылыкның уң яктан төшүе мөһим. Балалары сулагай булган әти-әниләр, өйдә дәрес әзерләгәндә, әлеге кагыйдәне истә тотсыннар иде, – ди Мөслим лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Зыязова. – Сулагай балаларның язуы ямьсез була дигән фикер дөреслеккә туры килми. Уңагайлар арасында да, сулагайлар арасында да төрлесе бар. Язганда, ике терсәк тә өстәл өстендә булырга, бала туры утырырга тиеш. Сулагай баланың – уң як ярымшары яхшырак, ә уң кул белән эшләүчеләрнең сул як ярымшары яхшырак эшли. Соңгы вакытта балаларны тиз уку нечкәлекләренә өйрәтәм. Без балаларны ике кул белән дә эшләргә өйрәтәбез, чөнки бу очракта баланың ике як ярымшары да яхшы эшли башлый. Нәтиҗәдә баш нәтиҗәлерәк эшли, хәтер дә әйбәт була.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 15 август санында укыгыз
Фото:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев