Сәламәтлек

Күкрәк бизе яман шеше – хатын-кызларда иң еш күзәтелә торган онкологик авыру

Быел Мөслимдә шундый өч яңа очрак ачыкланган. Күкрәк бизләре яман шеше турында күбрәк мәгълүмат алу өчен район поликлиникасының онкология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Шабаева белән сөйләштек

– Дилбәр Фоатовна, күкрәк бизләре яман шеше ни сәбәпле килеп чыга?

– Күкрәк бизләре яман шеше яшьләрдә дә, өлкән яшьтәгеләрдә дә очрый. Күпчелек очракта күрем беткәннән соң барлыкка килә. Бу чорда табибка ешрак күренергә кирәк. Күкрәк бизе яман шеше каян килеп чыкканын төгәл генә аңлатып булмый, аның сәбәпләре күп. Җенси авырулар, абортлар, стресслар, бавыр, калкансыман биз авырулары күкрәк бизләрендә ямен шеш китереп чыгарырга мөмкин. Чир иртә срокларда ачыкланганда, гүзәл затлар күкрәкләрен югалтмыйча, тулысынча сәламәтләнә ала.

– Кемнәргә аеруча куркыныч яный?

– Әлеге төркемдә әнисендә яки әбисендә күкрәк бизе яман шеше булган, репродуктив органнарында һәм күкрәк бизләрендә озакка сузылган ялкынсыну барган, озак вакыт канцерогеннар тәэсирендә (тәмәке тарту, производствода агулы матдәләр) булучылар, ультрафиолет нурланыш, күкрәк бизе җәрәхәте алучылар, симерүдән интегүчеләр тора.

– Яман шешне мөстәкыйль ачыклап буламы? 

– Яман шешне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау кеше гомерен саклап кала, шуның өчен вакытында тикшеренү бик мөһим. Төп ысул ул – маммография. 40 яшьтән зуррак хатын-кызлар, диспансерлаштыру үткәндә, ике елга бер тапкыр бушлай маммография уза ала. Моннан тыш, хатын-кызларның ел саен маммологка күренүе зарур. Күкрәк бизләрен мөстәкыйль тикшереп тору да кирәк. Күкрәкнең төсенә, торышына игътибар итү мөһим. Күкрәкләрне үзең капшап, тикшереп тору авыруның беренче билгеләрен ачыкларга мөмкинлек бирә. Күкрәккә нык басарга, кысарга ярамый. Төерләр, бүлтәйгән яисә эчкә батып торган урыннар, авырткан яки кайнар урыннар юкмы, шуңа игътибар итегез. Күкрәктә яки култык астында төерләр яки тыгыз катлам яки чокырлар, яралар, тимгелләр барлыкка килсә, күкрәктән сыеклык бүленеп чыкса, формасы үзгәрсә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев