Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Йомшак куллы Фәридә

Фәридә – Иске Вәрәш авылы кызы. Бөгелмә медицина училищесында акушер белгечлеген үзләштергәч, юллама нигезендә Исәнсеф-Чишмә авылына эшкә кайта ул. Фельдшер-акушерлык пунктында бер елга якын эшләгәч, декрет ялыннан соң хезмәт юлын район хастаханәсенең үлекле хирургия бүлегендә дәвам итә.


Бер елдан яшь белгечне хастаханәнең балалар бүлегенә шәфкать туташы итеп билгелиләр. Нәниләр белән 20 елга якын эшли Фәридә. – Нечкә күңелле, йомшак куллы шәфкать туташын сабыйлар бик ярата иде. Укол ясаумы, башка процедурамы – кечкенәләр белән уртак тел тапмый калмый иде ул. Бала-чага Фәридәне үз итә иде, – ди хезмәттәшләре.
Бүген Фәридә Әнвәровна күз табибы кабинетында шәфкать туташы вазыйфаларын башкара. Бу өлкәдә дә сынатмый райондашыбыз, үзлегеннән укый, белемен арттыра. – Әнием Согъдә гомере буе Иске Вәрәш медпунктында фельдшер булып эшләде.
Туганнарым арасында да хезмәт юлын медицина белән бәйләүчеләр күп. Кешеләргә ярдәм итү миңа һәрвакыт көч бирә, – ди Фәридә Мөкътәсыймова.

Дилбәр Шабаева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев