Инфаркттан ничек котылырга?
Сәламәтлек

Инфаркттан ничек котылырга?

Сәламәтлегемне саклыйм дисәң, гади генә киңәшләргә игътибар ит.

 

  • Терлек майларын азрак кулланырга тырышыгыз. Аны үсемлек мае белән катнаштырмагыз.
  • Үзегезне аксымлы ризыклар - ит, балык, кузаклылар белән җитәрлек күләмдә тәэмин итегез.
  • Даими рәвештә физик күнегүләр ясагыз (эшләгез, йөгерегез, йөрегез), башыгызны эшләтегез. Әмма үзегезгә көч килерлек булма­сын! Чөнки ул (бу вакытта сулыш алу 8-10 тапкырга арта) миокард инфарктын китереп чыгару белән яный.
  • Физик күнегүләрне киметмәгән очракта, ач торуларга һәм туй­ганчы ашамауларга бик кызыкмагыз.
  • Тәмәке тартуны ташлагыз. Әгәр инфаркт кичергәнсез икән, димәк, кан тамырларыгызда холестерин төерчекләренең “ятмала­ры” бар дигән сүз. Бу исә кан әйләнешен 2-3 тапкырга арттыручы физик нагрузка вакытында бик хәвефлегә әйләнергә - тромбларның өзелүенә китерергә мөмкин.

 

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев