Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гыйнварда илкүләм проект буенча ике меңнән артык өлкән татарстанлы диспансеризация узды

Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче ике меңнән артык өлкән яшьтәге кеше 2024 елның гыйнварында диспансеризация үтте.

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация, һәм шулай ук социаль әһәмияткә ия инфекцияле булмаган аерым авыруларны ачыклый торган өстәмә скрининглар узар өчен район хастаханәләренә алып баралар.

Гражданнарны медицина оешмасына халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең мобиль бригадасы «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру өчен махсус сатып алынган транспортта китерә.

Диспансеризация үтеп тору сәламәтлек белән проблемаларны вакытында ачыкларга һәм дәвалана башларга булыша.

Быел 57 меңләп гражданны медицина оешмаларына алып барырга планлаштырыла. Бүгенге көндә район хастаханәләрендә 2 864 өлкән яшьтәге авыл кешесе булып кайткан инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев