Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Донор булу игелек кылуга тиң

Узган атнада район поликлиникасында “Тормышны саклап калу җиңел” акциясе узды: теләге булган райондашларыбыз кан һәм плазма тапшырды.

Кан алуны Яр Чаллы кан тапшыру үзәге оештырды. – Кешедә уртача 5-6 литр кан исәпләнә, кан тапшырганда 450 миллиграмм кан алына. Донорларның яше 18 дән өлкән һәм авырлыгы 50 килограммнан артык булырга тиеш. Кан куермасын өчен консервацияләү ысулын кулланабыз, – ди Яр Чаллы кан тапшыру үзәге хезмәткәре Фирания Сәйфуллина.
Үзәк хезмәткәрләренең барысы да диярлек “Мактаулы донор” исеменә ия. Араларында 60-80 мәртәбә кан тапшыручылар да бар.

Акция кысаларында 68 райондашыбыз кан тапшырды. Кан тапшыручы райондашларыбыз арасында 25-45 яшьлекләр күп иде. Аларның
да күпчелеге – хатын-кызлар. Кан алганчы табиб донор булырга теләүчеләрнең нинди авырулар, нинди операцияләр кичерүе, аллергия булу-булмавы турында кызыксына. Кан бирүчеләрнең тәмәке тартмавы, спиртлы эчемлекләр кулланмавы да мөһим. 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 2 июнь санында

ЛИЛИЯ ШӘЙМИЕВА ФОТОСЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев