Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Диспансерлаштыру - авыруларны кисәтә

Диспансерлаштыруны узу кирәк, чөнки организмда үзен сиздермичә яткан авырулар ачыклана.

 

2024 елда Мөслим районында 6849 кеше – диспансерлаштыру, 1466 кеше –  профилактик күзәтүе, коронавирус белән авырып терелгән 960 кеше тирәнтен диспансерлаштыру узарга тиеш. Профилактик күзәтүне 18-38 яшьлекләр ике елга бер мәртәбә үтәргә бурычлы. Бүгенге көнгәчә 400гә якын райондашыбыз район үзәк хастаханәсендә тикшеренү үтеп, кирәкле анализларны тапшырган. ”Былтыр 6200 райондашыбыз диспансерлаштыру узды. 316 кешенең анализларында үзгәрешләр булып, 48 кешенең анализларында онкология авыруына шик булды, 23 кешедә онкология авырулары расланды. Яман шеш авырулары күпчелек үпкә, бавыр, хатын-кызларның сөт бизләре, тиредә, тамак, эчәклекләрдә, ачыкланды. 17 кешедә шикар диабеты, 78 кешедә ашкайнату органнары авырулары, 168 кешедә башка төр авырулар булуы ачыкланды”, – ди диспансерлаштыру кабинеты шәфкать туташы Миләүшә Миңнегалиева.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев