Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Сәламәтлек

Буыннарны яшьтән сакла

Буын авырулары белән йөзләгән кеше авырый

Яшебез барган саен, еш кына буыннар авыртудан зарлана башлыйбыз. Әле аяк-тез буыннары, әле куллардагы буыннар вакыт-вакыт үзләрен сиздереп алалар. Күп очракта без авыртуны баса торган таблетка эчеп яисә төрле мазь-гельләр сөртеп авыртуны басарга тырышабыз. Табиблар әлеге авыруны артрит дип диагноз куялар. Соңгы вакытларда артроз, ревматоидлы артрит дигән исемнәре дә барлыкка килгән. Әлеге буыннар авыруын бер-берсеннән ничек аерырга, ул нәрсәдән килеп чыга, әллә инде картлык галәмәте дип тынычланыргамы?

Интернет чыганакларындагы мәгълүматлардан күренгәнчә, кешегә 187 буын һәм буынтык хәрәкәтләнергә ярдәм итә. Ә йөзгә якын буын авыруы моңа киртә булырга мөмкин икән. Статистикага күз салсак, җир шарында һәр бишенче кеше вакыт-вакыт буыннары авыртудан зарлана. Хезмәткә яраксызлык буенча инвалидлык алучылар арасында терәк-хәрәкәт аппараты авырулары белән бәйле авырулар өченче урынны алып тора.

Артрит һәм башка буын авыруларының барлыкка килү сәбәпләрен әле дә төгәл генә әйтә алмыйлар белгечләр, шуңа күрә дә бүгенге көндә төрле фаразларны күрсәтәләр. Бер буынның ялкынсынуы моноартрит, ә берничә буын ялкынсынса, ул полиартрит дип атала. Кисәк кенә барлыкка килгән авыру – көчле, әкрен генә үсеш алган артрит хроник була. Моннан тыш артритның йөзгә якын төре исәпләнә, алар арасында инфекцияле артрит, ревматоидлы артрит, подагра – тоз утыру һәм буыннарның зәгыйфьләнүе бар.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 7 февраль саныннан укыгыз.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев