Баланың иммунитетын ничек сакларга?
Сәламәтлек

Баланың иммунитетын ничек сакларга?

Бөтендөнья аллергиягә каршы көрәш көне уңаеннан район поликлиникасында иммун системасын саклау атналыгы узды

Иммунитет нәрсә ул?

Иммунитет – организмның төрле авыруларга каршы тора алучанлыгы. Ул безнең организмның бөтенлеген саклауда зур роль уйный. Иммунитет бала ана карынында чакта ук формалаша. Ул нык булсын өчен, беренче чиратта, дөрес тукланырга, туйганчы йокларга, даими рәвештә физик күнегүләр ясарга, ешрак саф һавада йөрергә кирәк. Физик сәламәтлек кенә түгел, рухи сәламәтлек тә бик мөһим. Организмга нинди витаминнар, файдалы матдәләр җитмәвен дә ачыкларга кирәк. Иммунитет – организмны чит матдәләр, ягъни вирусладан, бактерияләрдән, гөмбәләрдән һәм башкалардан саклаучы система ул. Ул искергән күзәнәкләрнең юк ителүен дә контрольдә тота.

Баланың иммунитетын ничек ныгытып була?

Әти-әниләр балаларының сәламәт булуын, авырмавын тели. Авыруларга каршы тора алсын өчен, баланың иммунитеты нык булырга тиеш. Беренче чиратта чисталык турында онытмаска кирәк. Өйне чиста тоту, урамнан кергәч, кулларны юу мәҗбүри, ә сабый куллана торган тәлинкәләрне стерилизацияләү, имезлек һәм шешәләрне кайнатуның кирәге юк. Йорт хайваннары белән уйнау да рөхсәт ителә, иң мөһиме: соңыннан кулларны юарга онытмагыз!

Чиста куллар сәламәтлек нигезе

Кайбер әниләр балаларын мәҗбүри ашата

Бала дөрес тукланырга тиеш

Артык күп ашау, бигрәк тә аппетитсыз ашатуга мин каршы. Галимнәр иң файдалы ризыкның да, теләмичә ашаганда, агуга әйләнүе турында әйтә. Бу вакытта ашказаны суы бүленеп чыкмый һәм ризык эшкәртелми.

Баланың эче кату аның бөтен организмына, бигрәк тә иммунитетына зур зыян салырга мөмкин. Даруларны, бигрәк тә антибиотикларны бары тик табиб кушкан очракта гына эчәргә кирәк. 

Бала бүлмәсендә температура нинди булырга тиеш? 

Бала бүлмәсендәге идеаль температура – 18–20 градус, дымлылык – 45–60 процент булырга тиеш. Эссе бүлмә һәм тузан җыя торган әйберләр – иммунитет дошманнары.

Иммунитетны саклау өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

Прививкаларны вакытында ясату, режим саклау бик мөһим. Бала 21.00 сәгать тулганчы йокларга ятарга, иртән 7.00 сәгатьтә торырга тиеш. Иммунитет төшүгә генетик факторлар, экологик хәл, әти-әнинең алкоголь куллануы, тәмәке тартуы, физик активлык җитмәү, психоэмоциональ халәт, рациональ булмаган туклану да йогынты ясый. 

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев