Ашыгыч ярдәм бүлегенә 66 чакыру һәм мөрәҗәгать булган
Сәламәтлек

Ашыгыч ярдәм бүлегенә 66 чакыру һәм мөрәҗәгать булган

Өч авыру дәвалану өчен район хастаханәсенә салынды

Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 66 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның 17се – кискен респиратор вирус авырулары белән. “ОРВИ” диагнозы 10 балага куелган. “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән килгән – ун, көнкүрештә тән җәрәхәтләре алган биш райондашыбызга беренче ярдәм күрсәтелде. Инсульт һәм авыр тән җәрәхәтләре алган ике кеше Әлмәт хастаханәсенә озатылды. Өч авыру дәвалану өчен район хастаханәсенә салынды”, – дип хәбәр итә бүлек фельдшеры Клара Гыйльфанова.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев