Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Астманы йөгәнләргә була

11 декабрьдә Бөтендөнья бронхиаль астма белән авыручылар көне билгеләп үтелде.

Грек теленнән тәрҗемә иткәндә, “астма” сүзе “сулыш, тын алу авырлашу” дигәнне аңлата. Авыру бронхлар, сулыш юлы белән бәйле булганга, төгәл атамасы – бронхиаль астма. Ул хәзерге вакытта киң таралган авыруларның берсе булып санала. Бронхиаль астма балаларда өлкәннәргә караганда ике тапкыр ешрак очрый. Соңгы мәгълүматлар буенча, Россиядә астма белән авыручылар саны 7 миллион кешегә якынлашкан. Бронхиаль астма турында район поликлиниканың участок табибы Зирәк Фәтхетдинов белән сөйләштек.
– Зирәк Филүнович, бронхиаль астма ничек барлыкка килә?
– Авыруның сәбәпләре әлегә тулысынча өйрәнелмәгән, шулай да, күпьеллык тәҗрибә күрсәткәнчә, нәселдәнлек төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Салкын тию, аскы һәм өске тын юллары ялкынсыну да бронхиаль астмага сәбәп булырга мөмкин. Мондый исемлеккә хроник бронхит, пневмония, вируслы сулыш юллары авырулары да керә. Алар эндоген һәм экзоген төрләргә бүленә. Эндоген, ягъни эчке сәбәпләр бактерияләр, вируслар, төрле җәрәхәтләр белән бәйле. Экзоген, ягъни тышкы факторлар аркасындагы сәбәпләр – тәмәке тарту, салкын һава, химик һәм агулы матдәләр, агу-химикатларның исе һәм пары, сәламәтлеккә зыянлы һөнәрләр. Кеше тышкы сәбәпләр белән даими рәвештә очрашып торса, хроник обструктив үпкә авыруы (ХОБЛ) барлыкка килә.
– Авыруның симптомнары нинди?
– Бронхиаль астмага өзлексез ютәл, ютәл вакытында якын-тирәдәгеләргә дә ишетелерлек сызгырып торган тавыш хас. Бу сызгыру бронх мускулларының ялкынсынып шешүе, шуның нәтиҗәсендә сулыш юлларының тараюы сәбәпле барлыкка килә. 

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 15 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев