Сәламәтлек

«Аны анализлардан гына белеп була»: югары холестеринның яшерен куркынычы турында

Белгеч искәртүенчә, әлеге күрсәткечне пациентлар анализлардан башка тикшереп булмаганга күрә игътибарсыз калдыралар

Инфаркт һәм инсультка китерергә мөмкин булган иң бәяләнмәгән факторны кардиология диспансерының йөрәк-кан тамырлары куркынычлары белән идарә итү үзәге мөдире Наталья Драненко атады. Эксперт фикеренчә, бу фактор – югары холестерин. Аның сүзләренчә, пациентлар әлеге күрсәткечне бәяләп бетермиләр, чөнки аны «кәеф буенча»тикшереп булмый.

«Холестерин дәрәҗәсе үзен берничек тә күрсәтми, аны анализлардан гына белеп була. Басымны сизәләр, шикәрдән куркалар, ә холестерин — тыныч билге. Аңа инфаркт яки инсульт булганда гына игътибар итәләр», - дип аңлатты Драненко «Кырым 24» белән әңгәмәдә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kardiolog-infarkt-ham-insult-kiterep-cygara-torgan-in-kurkynyc-faktorny-atady-5928582

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев