1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә
Сәламәтлек

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә

Мөслим районында бу төр авыру белән 21 кеше исәптә тора

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасында 15833 кеше ВИЧ-инфекция белән исәптә тора. Беренче тапкыр ВИЧ авыруы ачыкланганнарның 75проценты – эшләүче гражданнар. “Мөслим районында бу төр авыру белән 21 кеше исәптә тора. Аларның 19ы вируска каршы бушлай препаратлар ала, елына ике мәртәбә медицина тикшерүе узалар. Район үзәк хастаханәсе табиблары ВИЧ-инфекцияне кисәтү чаралары турында мәгълүмат бирү максатыннан оешма-предприятиеләрдә, Мөслим политехника техникумында ирекле һәм аноним рәвештә экспресс-тестлар ясадылар”, – дип хәбәр итә поликлиниканың профилактика кабинеты фельдшеры Айгөл Гамирова.

Фото – Татар-информ архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев