Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Хезмәт җимешләре татлы

Иршат Әхмәтов дүрт дистә ел агроном булып эшли.

“Туган як” агрофирмасы баш агрономы Иршат Әхмәтов кайчан шалтыратсаң да басу юлында. Тагын бер үзенчәлеге: кайчан нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ул шул минутта ук кирәкле мәгълүматны бирә: һәр сортның төгәл исемен, күпме уңыш бирүен әйтә. 

Иске Сәет авылында туып үскән егет, мәктәпне тәмамлагач, данлыклы “Урожай” колхозында эшли башлый. Төрле эшләрдә хезмәт куйганнан соң булачак һөнәрен җир белән бәйләргә була.

– “Урожай” райондагы иң көчле колхозларның берсе иде. Колхозда баш агроном Тимершәех Фәйзуллин җитәкчелегендә эшләргә туры килде, – дип искә ала Иршат Әхмәтов. – Ул бик яхшы, белемле агроном иде, ул бу һөнәр белән кызыксынуымны арттырды. 1979 елда Казан авыл хуҗалыгы институның агрономия бүлегенә укырга кердем.

Институтта биш ел укып галим-агроном белгечлеге алган егет туган ягына эшкә кайта һәм колхозда баш агроном Тимершәех Фәйзуллинның ярдәмчесе булып эшли башлый. 

Фәридә Гайнетдинова

Фото –  “Мөслим-информ” архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 17 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев