Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Синең балаларың, Мөслим!

Үзе матур, үзе сөйкемле

Алсу Хәмәтдинова 33 ел гомерен район электр челтәрләренә багышлаган

Район электр челтәрләреннән еш кына электр линияләрендә ремонт эшләре барачагы хакында ягымлы тавышлы ханым безгә хәбәр бирә. Ашыкмыйча, һәр сүзен аермачык әйтеп, йомшак итеп  сөйләшүче бу ханым белән уйламаганда очрашырга насыйп булды. Ул район электр челтәрләренең производство-техник төркеме инженеры Алсу Хәмәтдинова икән.

Яр Чаллыда дөньяга килгән. Мөслимгә алып килгәнче, язмыш, тормыш юллары аны Үзбәкстан якларында да, Санкт-Петербургта да йөртә әле.

– Минем әбием Мөслимдә туып-үскән. Бабам да Мөслимнеке. Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайта ул һәм берникадәр яшәгәннән соң вафат була. Әбием берьялгызы ике бала белән кала. Шуңа әбием Үзбәкстан якларына юл тота һәм шунда яшәп кала. Миңа да әбиемнәрдә яшәргә насыйп булды, Сәмәрканд өлкәсенең Катакурган

районы 12 санлы мәктәбендә сигезенче сыйныфка кадәр белем алдым. Аннан Санкт-Петербургка юл тоттым. Биредә 29 санлы һөнәр училищесына укырга кердем һәм техник контроль бүлеге контролеры һөнәрен үзләштердем, – дип искә ала яшьлек елларын Алсу ханым.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 7 февраль саныннан укыгыз.

Фото – Алсу Хәмәтдинованың шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев