Тормыш барысына да өйрәтте
Олы Чакмак авылында яшәүче Фәридә Гыйльманова сугыш чорының гыйбрәтле вакыйгаларының шаһиты булган
Олы Чакмак авылында яшәүче Фәридә Гыйльманова сугыш чорының гыйбрәтле вакыйгаларының шаһиты булган.
“Сугыш” сүзен аңламадык
1927нче елның 27 октябрендә дөньяга килә ул. Бөек Ватан сугышы башлану хакында хәбәр килгәндә Фәридәгә нибары 13 яшь була. Бу хәбәрне аларга мәктәптә укытучы апалары әйтә.
– 1941 елда әтине сугышка алып киттеләр. “Сугыш” сүзенең асылын әтиебез сугышка киткәч кенә аңладык. Әниебезнең куллары гарип иде. Абыебыз 3 яшендә вафат булды. Энем белән әниебезгә ике бала калдык. Әнинең әнисе – әбиебез бар иде, – ди Фәридә апа.
1943 елда әтиләренең хәбәрсез югалуы хакында хат килә. Соңрак Симәк авылы кешесе аларга әтиләренең разведкадан кайтканда һәлак булуы турында сөйли, аны күпер астына күмүләрен әйтә. Фәридә 7 классны тәмамлаган елны районга Казан дары заводына эшчеләр җибәрү планы җиткерелә. Мөслимнән алты кызны шунда озаталар. Алар арасында авылдашы белән Фәридә дә була...
Бригадир Фәридә
Фәридә заводта башта снаряд капчыкларын сортларга аеручы булып эшли.
– Мөслимнән алтыбыз да 1927 елгы идек. Төрле эшләр башкардык. 1 елдан соң мине бригадир итеп билгеләделәр, – ди Фәридә Гыйльманова. – Заводта эшләгәндә ач булмадык: һәр кешегә 800 грамм икмәк, көндезге ашка талон бирәләр иде. Без бала-чагага шул да җиткәндер инде. Кайчакта шпик та эләгә иде.
Заводта эшләгән еллар – үзе бер тарих. Заводта эшләү, туган яктан читтә яшәү кызны тормыш авырлыкларына бирешмәскә, югалып калмаска һәм үз юлын табарга өйрәтә. “Заводта эшләгәндә тәрбияләнгән сыйфатларым тормышта да ярдәм итте”, – ди 97 яшен ваклаучы Фәридә апа.
Торф кисәкләре шакмаклы
1947 елда туган авылына кайта Фәридә Гыйльманова, чөнки өйдә әнисе, әбисе һәм энесе көтә. Колхозда эшли башлый.
– Буең кечкенә, яшь әле син, дип тормадылар, ат белән салам ташырга куйдылар. Анда да ир-атлар белән тигез эшләдем. Шуның өстенә бригадир итеп билгеләделәр! Акча түләнми, хезмәт көненә эшлибез. Өйдәгеләрнең барысы да миңа карап тора. Терлекләребез дә бар. Ул чорда бик авыр булды, – ди Фәридә апа.
Торф чыгарырга китүче авылдаш кызларына ияреп Фәридә Гыйльманова да алар белән китәргә тели. Әмма колхоз рәисенең кызны җибәрәсе килми.
– Колхозда бригадир булып эшли идем. Яшь булсам да, бик төгәл һәм гадел булдым, шуңа җибәрәсе килмәде: “Мин сине укытам, кеше итәм”, – диде. Әмма 1953 елда барыбыер торф чыгарырга киттем, – ди Ф. Гыйльманова.
Торф чыгаруда дүрт ел эшли ул. Көнгә бер тапкыр ашыйлар (анысы да барлы-юклы), кияргә кием юк. Бетләп бетәләр! Көн саен манма су булып кайталар! Никадәр авыр булса да, түзә кыз, бирешми.
– Зарланмадык! Илгә, барыбызга килгән язмыш иде бу. Сугыш кырында әтиләребез, абыйларыбыз фашистлар белән көрәшкәндә, без ничек зарланыйк?! Зарлану уебызга да кереп карамады, – ди тыл ветераны.
Туган якка кайттым яңадан!
Авылга кайткач, янәдән колхозга эшкә керә Фәридә. Башта бозаулар карый. Авыр эшкә күнеккән кыз бу өлкәдә дә үз эшенең остасына әйләнә.
Өйләре искерә башлавын күреп, яңа йорт җиткерү теләге барлыкка килә. Район план бүлегеннән агач юллап, яңа йорт җиткерә. Соңрак терлекләр өчен корылма төзүгә дә ирешә.
– Энем үсеп, читкә чыгып китте. Мин әнкәй белән калдым. Куллары гарип булгач, ташлап китә алмадым. Кияүгә чыктым, әмма иптәшем эчә торган булды. Өч ай түздем дә, кайтып киттем. Арттан килде килүен, әмма мин: “Сине күргәнем юк”, – дип, ишекне шапылдатып яптым, – ди Фәридә апа.
Үз эшен төгәл һәм карусыз башкаручы Фәридә Гыйльмановага колхоз сөтен ташуны да йөклиләр. 7 ел Олы Чакмактан Рус Шуган авылына көненә икешәр тапкыр сөт ташый ул. Бидоннары да 30-40 литрлы гына түгел бит!.. Аларны бушатырга, юарга да кирәк.
Дуңгызлар да карый Фәридә. Яңа торак төзелгәч, аны яшь бозаулар карарга күчерәләр.
– Ай саен 30-40 бозау туа иде. берсен дә чирләтмичә, югалтмыйча үстерергә кирәк. Булдыра алмыйм, дип тормадым, карадым. Өйдә дә тормышны алып бардым, эшемне дә тел-теш тидермәслек итеп башкардым. Әнкәй өйдә иде. 90 яше туларга биш ай калгач, мәрхүм булды. Берүзем калсам да, 84 яшемә кадәр сыер асрадым әле мин! – ди Фәридә апа.
Авыл советы депутаты да була ул! Малларын бетергәнче авыл көтүе хуҗасы вазыйфаларын да башкара.
Бүгенге тормыш әкияткә тиң
Фәридә Гыйльманова үзе генә яши. Туганнары Сирена һәм Илкам Хановлар аны тәрбияли, ярдәм итә.
– Бүгенге тормыштан зарланырлыкмыни?! Ашарга нәрсә теләсәң, шул бар, ни кияргә теләсәң, шуны алырга була. Шөкер, кышын капка алларын да кардан үзем чистартам, җәй көне бакчамда чәчәкләр үстерәм, – ди Фәридә апа, сөенеп.
– Фәридә апа – киңәшчебез дә, терәгебез дә, ярдәмче дә. Ихатасында бер эшне дә аның рөхсәтеннән башка эшләмибез. Бәрәңге алырга чыксак, без күргәнче җирне казып куя. Югыйсә өч чиләк бәрәңге җитә инде аңа. Бакчасында чүп тотмый. Шулай матур итеп, аралашып яшәргә насыйп булсын, – ди Сирена.
Ф.Гыйльманова бик күп Рәхмәт хатларын, Мактау грамоталарын, шәхси хуҗалыгыннан сөт сатып беренче урын алган өчен бирелгән машина сертификатларын һәм дистәгә якын медальне саклый. Аларны кулына алып, узган гомерен барлый, истәлекләрен яңарта.
– Күрдем инде күрәсен, бик озак яшәдем! Аллаһ миңа язган икән, миңа булсын! Бүгенге бәхетле, матур тормышымнан аермасын! Бик рәхәт бит әле! Янәшәмдә якыннарым бар, авылдашларым хәлемне белешеп тора. Аллаһыма мең шөкер, мин бит авылның тарих китабы, барысына да кирәк әле, – ди ул.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев