Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Мөслим егете Беларусьта практика үтә

Фәрит Шәяхмәтов «Трактор төзүче – 2024» проектында катнаша

       Беларусь һәм Россиянең студент отрядлары дистәләгән еллар хезмәттәшлек итә. Яшьләр эшләүче күпсанлы юнәлешләр арасында “Трактор төзүче – 2024” проекты да бар. Ул Минск трактор заводында өченче тапкыр оештырылды. Быел ул сигез студент отрядыннан – Беларусь Республикасы югары уку йортларында һәм Казан дәүләт аграр университетында белем алучы 85 егет һәм кызны үзенә җыйды. Отрядның юнәлешенә һәм алга куелган бурычларга бәйле рәвештә студентлар цехларда, торак-коммуналь бүлегендә һәм җәмәгать туклануы комбинатында эшли. Әмма барысының да омтылышлары бер – каникулларны файдалы үткәрү һәм, әлбәттә инде, акча эшләү. Быел Казан дәүләт аграр университетыннан 20 студент һөнәри тәҗрибә алырга килгән. Алар “Алга” һәм “Татарстан” отрядларын формалаштырган. Алар арасында Мөслим районында туып үскән беренче курс студенты Фәрит Шәяхмәтов та бар. Егет эштән файда алу белән беррәттән, аны күңелле дә итәргә теләп, сәяхәт итү өчен Беларусьта җитештерүчән практика үтәргә булган.

– Татарстанның студент отрядлары миңа Беларуська бару һәм иң эре җитештерүчеләрнең берсе – Минск трактор заводында эшләү мөмкинлеген бирде. Мин тракторлар өчен түбәләр җыям. Буш вакытларымда проект штабы безнең өчен әзерләгән чараларда катнашырга тырышам. Шахмат һәм шашка буенча спартакиада призеры булдым. Спорт белән шөгыльләнергә тырышам һәм Минск буенча сәяхәт итәм. Бик матур шәһәр! – ди Фәрит.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 9 август санында укыгыз.

Әсхәт Закиров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев