Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

“Мөслим белән горурланып яшәде...”

Якташыбыз – Минзәлә татар дәүләт драма театрын 30 ел җитәкләгән Роберт Шәймәрдановны искә алу кичәсе үтте.

23 гыйнварда Роберт абыйга 60 яшь тулган булыр иде. Юбилеена әзерләнеп йөргән көннәрдә – 2022нче елның декабрендә ул бакыйлыкка күчә. Роберт Шәймәрдановның туган көнендә Минзәләдә аны искә алу кичәсе үтте. Икенче көнне әлеге чара Мөслим мәдәният йортында узды.
Татарстанның атказанган хезмәткәре Роберт Шәймәрданов Мөслим районының Татар Шураны авылында туып үсә. Башта – Алабуга мәдәни-агарту училищесын, 1989 елда Казан мәдәният институтын тәмамлый. Татарстан мәдәният министрлыгына эшкә чакырыла. 1992 елда Роберт Шәймәрданов Минзәлә драма театрының мөдире итеп билгеләнә.
– Без Мөслимгә бик сөенеп килдек, чөнки Мөслим безгә Роберт абыйны бүләк иткән. Роберт абый үзе дә өч сүзнең берендә туган ягын телгә ала иде. Аны искә алу кичәсен Мөслимдә кабатламасак, дөрес булмас иде. Бик гадел, ачык, шул ук вакытта туры сүзле кеше иде ул. Соңгы ике елда да, лаеклы ялда булуына карамастан, театр белән яшәде, – ди Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев.
Искә алу кичәсе якташыбызның балачак хатирәләрен сурәтләү белән башланды. Роберт абыйның тормыш юлын мизансценалар ярдәмендә күрсәттеләр. Кичә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры репертуарындагы спектакльләрдән өзекләр, ретро җырлар белән үрелеп барды. Хезмәттәшләре Роберт Шәймәрданов турында истәлекләрен барлады, хатирәләре белән уртаклашты. Ә сәхнәдәге экранны Роберт абыйның фотолары бизәде. Мәдәният йорты фойесында да фотокүргәзмә эшләде.
– Роберт безнең театрга яшьли килде. Кулыннан эш килә торган егет икәнлеге килгәндә үк күренә иде. Ул безнең театрны төзегән Сабир Өметбаев исемен кире кайтарды, аның премиясен барлыкка китерде! Музей оештырды. Шәһәрдәге яңа төзелгән урамнарга артистларыбызның исемнәрен бирү өчен нык тырышты һәм максатына иреште дә, – ди Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина. 
– Нинди авыр 90нчы елларда театрны машиналы иткән кеше ул Роберт! Ничек юлын тапкандыр, театрны автобуслы итте ул, – ди Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин. – Роберт Мөслимне, Ык буйларын яратты! Табигать баласы иде ул. Ык буенда Мөслимгә карап яткан чаклар да күп булды безнең.
Искә алу кичәсендә якташыбызның авылдашлары да катнашты. Минзәлә театры директоры Роберт абыйның укытучыларына бүләкләр тапшырды. Роберт Шәймәрданов туган авылында спектакль куярга хыялланган. Театр директоры Илнур Гайниев әлеге хыялны тормышка ашырырга вәгъдә итте. 
– Роберт абый матурлыкны, иҗатны, ихласлыкны яратучы олы шәхес иде. Ул мине: “Безнең театрга режиссер кирәк”, – дип, остазым Фәрит Бикчәнтәевтан сорап алды. Башта, диплом эше буларак, Минзәлә театрында “Мулла” спектаклен куйдым, аннан шунда эшкә калдым, – дип искә алды Минзәлә театрының куючы режисссеры Дамир Сәмирханов. – Мөслимдә күп еллар халык театры эшли. Роберт абый Мөслим театрының уңышларына чын күңелдән сөенә һәм җыелышларда безгә дә сөйли иде. 
Роберт Шәймәрданов театрны үстерү, таныту өчен тырышкан һәм максатына ирешкән дә. Шул рәвешле ул татар милләтен, татар телен үстерүгә дә өлеш керткән. Роберт Шәймәрдановны искә алу кичәсе якташыбызның гомер юлы кебек үк мәгънәле, тәэсирле һәм кичерешләргә бай булды. Әлеге чараны әзерләгән Минзәлә татар дәүләт драма театрына рәхмәт!

Римма Афзалова

Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев