Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Җир хуҗасы

Легендар тракторчы Лерон Гыйльфановның «Утлы кисәү» китабы дөнья күрде

Басу-кырлар ягыннан килүче трактор гөрелтесе – авылның аерылгысыз атрибутикасы. Кайсы фасыл булуга карамастан, ел әйләнәсе. Трактор тавышы килә – димәк, авыл бар, ул яши. Элек шулай иде. Олы юлдан читтәрәк авыллар өстендә бүген тылсымлы тынлык эленеп тора. Түреш авылының түрендә шундый табигать тынлыгына төренеп утырган кечкенә генә йортның ишегалдына үтәбез. Диварга “Бу йортта Бөек Ватан сугышында катнашкан Гыйльфанов Хөҗҗәт Гыйльфан улы яшәде. 1943 елда вафат” дип язып эленгән. Бүген әлеге йортта тугыз дистә гомерен түгәрәкләргә өлгергән, колаклары катырак ишетсә дә, һаман да җор телле, таякны терәк итсә дә, егетләрчә җитез адымнар белән алдан атларга тырышучы, яхшы хәтере белән яшьләрне дә таң калдырырлык легендар тракторчы, хезмәт ветераны Лерон Гыйльфанов (күренекле язучы Ләбиб Леронның әтисе) гомер итә. Төп йортның җылысын бүген дә саклап яшәүче Лерон абыйның язмышы тулысынча авыл, аның кешеләре белән бәйләнгән. 1957 елда Чиләбе өлкәсендәге Пласт шәһәрендә тракторчылык һөнәренә укып кайткан көннән башлап, 1994 елга кадәр “тимер ат”ны иярләгән, гомере буе һөнәренә тугры калган кеше ул. Авылларда техниканың саны аз булганга, тракторчыларга алны-ялны белми эшләргә туры килде: басу эшкәртү, иген чәчү, төзелеш материаллары, ягулык, терлек ташу, басуларга черемә чыгару, салам ташу, кар тоту кебек эшләрнең барысы да тракторчылар көче белән эшләнде бит. Лерон абыйны төшке ашны да тракторыннан төшмичә генә ашый, аш тәлинкәсен дә трактор тәрәзәсеннән генә ыргыта иде дип сөйлиләр. Тракторы ватылганда, төн йокысын йокламыйча техникасын ремонтлап, иртән эшкә чыга торган булган ул.

– 1958 елда МТС оешмаларын бетереп, техникаларны колхозларга биределәр. Бу елны Гаттаров абыйны председатель итеп куйдылар. Иген бик уңды. 9 августка урып-җыюны төгәлләп, күчмә Кызыл байрак алдык. Элек ике сменада, төнлә дә эшләдек. Тракторны сүндереп тә тормадык. Орлыкны башта ат белән алып киләләр иде, төягеч машина белән сала башлагач, эшләр бераз җиңеләйде. Сабаннарны 10 сентябрьгә бетердек ул елны, – ди Лерон абый, хатирәләргә бирелеп.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 9 август санында укыгыз.

Гөлназ Җәлилова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев