Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Ел геройлары

Ел геройлары кемнәр алар? Унөч тапкыр махсус хәрби операция зонасына ярдәм илткән Рүзәл Минһаҗевны геройга тиңләп була.

Метрәй егете Рүзәл Минһаҗевны белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше юктыр. Шушы көннәрдә ул махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр янына унөченче мәртәбә барып кайтты.
Рүзәлне күпләр эшмәкәр буларак белә. Кайберәүләргә ул блогер, шагыйрь, “Игелеккә бер адым” хәрәкәтен җитәкләүче буларак таныш.

– Күпләр миннән: “Махсус хәрби операциягә барырга ничек курыкмыйсың?” – дип сорый. Күңел кушканча яшим. XXI гасырда да кешеләрнең ачлыктан интегүен, суга тилмерүен, авырлыклар аша яшәргә тырышуын күрү күктән җиргә төшерә. Шулкадәр ярдәм итәсе килә!.. Безнең ярдәм диңгездәге бер су тамчысы кебек кенә булса да, тамчылардан күл җыела. Без оҗмахта яшибез икән!.. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр безнең тынычлыгыбызны саклый. Илебезнең иминлеге өчен алар үзләрен аямый, – ди Рүзәл.
Рүзәл Минһаҗев ТР Икътисад министрлыгында үткән эшмәкәрләр җыенында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм оештырганы, аларның рухын күтәрүдә зур өлеш керткәне һәм гимн булырлык җыр иҗат иткәне өчен министрлыкның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Рүзәлнең фоторәсеме райондагы “Хезмәткә дан” скверына да куелган.

– Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең дуслыгы, ватанпәрвәрлеге, илне яратуы йөрәк түрендәге иң изге хисләрне уята. Егетләр
белән күрешкәндә аларга икенче юлы алып бару өчен кирәкле әйберләрне барлап кайтам. Машиналар да илтәбез, тепловизорлар, квадрокоптерлар да алып бардык. Суга интегүчеләргә чиста су илттек, күчереп йөртергә мөмкин булган мунчалар алып бардык. Монысында төзелеш материалларын илттек. Егетләр мунча ясаячак, юынырга һәм өс-башны чиста тотарга мөмкинлек булачак. “Нива” машинасына запас частьләр алып бардык, чөнки, чокыр-чакырлы, сазлыклы җирләрдә йөреп, машиналар бик таушалган иде. Хәрби операциядә катнашучыларны Аллаһ ярдәменнән ташламасын, – ди Рүзәл.
Татарстан егетләренә ярдәм илтүче Рүзәлгә райондашларыбыз соклана да, гаҗәпләнә дә: һәркем дә хәрби операция зонасына барырга  атлыгып тормый. – Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә булышу яшәү рәвешенә әйләнде. Егетләрнең күзләрендәге сагышны күргәч, бик авыр: үземне файдасыз кебек хис итә башлыйм. Аларның тормышын аз булса да җиңеләйтәсем килә. Туган җирдән алып барган икмәк, әни кискән токмач, өйдә пешкән ризык, балалардан килгән хатлар егетләрнең күңелен җылыта. Шуларны егетләргә тапшыргач, аларның күзләрендәге шатлык-сөенечне күрү бик кадерле миңа! 33 яшемә җитеп, күчтәнәчләргә болай сөенгәннәрен күргәнем юк иде.
Ярдәм оештырганда кирәкле әйберләрне нигездә егетләрнең туган авылларыннан юнәтергә тырышам: кайсы авылдан киткән, шул авыл кешеләреннән сорыйбыз. Берләшергә бер сәбәп тә булып тора бу. “Бергә уйнап үскән иптәшләрең, авылдашларың җибәрде”, – дигәч, егетләр шундый сөенә! – ди Рүзәл.
Юлда төрле хәлләр була. Рүзәлнең камалышка эләккән вакытлары да булган. Сазлыклы юлларда машина да батып калгалый. – Нинди генә хәлләргә тарысак та, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый. Мин курыкмыйм. Кырда бомбага тотсалар да, безне Аллаһы Тәгалә саклавын беләм. Изге юлда йөргән кешегә җиңеллеген бирә ул. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр янында горурлык хисләре уяна. Алар – безнең геройларыбыз, безнең горурлыгыбыз!
Туган илебезне, туган җиребезне саклаучы егетләргә мәңгелек дан! Мондый хәлләр безнең илдә була күрмәсен, дип телим. Балалар аллеясында Донбасс якларында үлгән 2-14 яшьлек 3 мең бала җирләнгән!.. Җимерек йортларда яшәүче кешеләрне күрү бик авыр булды. Җылылык, су юк, яшәү шартларын әйтеп тә тормыйм, шуларны күреп күңел әрни. Без аларга булышырга тиеш! – ди Рүзәл.

– Җирлегебездә элегрәк тә хәйрия чаралары оештырыла, мохтаҗларга ярдәм итә идек. Шул чор белән чагыштырам да халыкның бердәмлегенә сокланам. Өч көн эчендә зур фураны кирәкле әйберләр белән тутырдык. Сынаулар юкка бирелми, бу безне берләштерү өчен кирәк булган. Без бик рәхәт, шул ук вакытта бәрәкәтсез заманда яшибез. Туганлык җепләре өзелә, дуслык хисләре сүрелеп бара, кешелек сыйфатларын югалта башладык. Махсус хәрби операция кемнең кем булуын күрсәтте. Мин хәзер кем белән утка керергә мөмкин булуын, кем белән исәнләшү дә куркыныч икәнен беләм. Иң авыры: хәрби операциядә катнашучы егетләр яныннан кайтып китү, йөрәгем алар белән кала. Безгә юллар һәрвакыт ачык, күпләр безнең өчен дога кыла, шуңа юлларыбыз җиңел буладыр, дим. Баштарак хәрби операция зонасына барачагымны әнигә әйтмичә китә идем. Хәзер әнинең фатихасын алмыйча юлга чыкмыйм, тик юлдашларым килгәч, соңгы мизгелдә генә әйтәм. Әни аларны күрү белән барысын да аңлый.
Киткәннәргә түгел, көткәннәргә авыр, – ди Рүзәл.

Лилия Шәймиева

Фото - Рүзәл Минһаҗевның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев