Гармун суза авыл уллары
Салауз-Муханда яшәүче Марс Тимергалиев тормышын гармуннан башка күз алдына да китерә алмый.
Чыннан да, шәһәрдә туып-үскән балалар гармун уйный белә микән? Әллә авылда туган, сандугачлар моңын, чишмәләр җырын тыңлап үскән балалар гына гармун уйный микән? Авыл егетләре генә урамнарны яңгыратып гармун суза, җыр-моңга күмә аладыр, мөгаен. Хәзер инде авыныкылар да гармун тартмый. Ә менә, олы яшьтә булсалар да, гармун уйнаудан ләззәт һәм рәхәтлек табучы ир-атлар бар әле.
“Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы концертларында, гармунчылар ансамбле чыгышларында үзенең ярты гәүдәсе кадәр гармун аскан Марс Тимергалиевне күпләр таныйдыр. Гомере буе мөгаллим булып эшләп, ничә буын укучылар чыгарган хөрмәтле укытучы да бит әле ул! Ә гармун белән кызыксына башлавы бик үзенчәлекле Марс абыйның.
– Гармунчыларның күбесе 5-6 яшеннән яки мәктәптә укый башлагач, гармун уйный башлаулары хакында сөйли. Ә мин 9 класска кадәр гармунның ни икәнен дә белмәдем! Элек авыл кибетләрендә гармуннар, баяннар сатыла иде. Әтием Мөдәссир бервакыт кибеткә кергәч, күрше карты аны гармун алырга мәҗбүр итә. “Ал, Мөдәссир, синең ике малаең бар бит, бәлки, алар уйнар. Уйнамасалар да, өйдә гармун тору – үзе бер матурлык, байлык бит ул,” – ди әтигә. Шулай итеп әтиебез гармун алып кайтты. Өйдә гармун булгач, мин аны алып кычкырткалый, үземчә көйләр уйнарга өйрәнә башладым. Нәтиҗәдә, бер ай эчендә байтак кына көйләр уйнарга өйрәндем, – ди Марс абый.
Күрәсең, Марс абыйның күңеленә, үзе әйткәндәй, музыка “җене” кергән булгандыр. Көйне ишетмәсә, аны күңеле белән кабул итмәсә, бер ай эчендә берничә көй уйнарга өйрәнә алыр иде микән?!
– 10 сыйныфта укыганда, клубта үтүче кичәләрдә гармун уйнап яшьләрне җырлата, биетә идем. Ул дәвердә бит авыл яшьләре гармунга җырлады, гармунга биеде. Шуңа гармунчы егетләр һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Бию кичәләре булсынмы, егетләрне хәрби хезмәткә озату, туйлар, кич утырулар – берсе дә гармунсыз узмады. Авыл халкының бик матур, күңелле итеп яшәгән вакытлары иде ул, – ди Марс абый.
1973 елда Марс Тимергалиев Салауз-Мухан мәктәбенә эшкә килә. Гармун уйный белүче яшь белгечне сөенеп каршы алалар.
– Минем музыка белгечлегем юк. Мәктәп директоры Мирхаҗиян Хәйдәров ноталарны белә иде. Мине дә өйрәтә башлады, әмма мин аларны үз итмәдем. Көйне ноталар буенча түгел, ә күңелем, йөрәгем аша кабул итеп уйныйм. Җыр көйләрен иң элек күңелемнән көйләп карыйм, аннан гармунда уйный башлыйм, – ди 50 елдан артык гармун телләрен тибрәтүче Марс Мөдәссир улы.
Хәзер Марс Тимергалиевнең өч гармуны бар һәм барысы да – ике рәтле “хромка” гармуннары.
– Өчесе дә “хромка” булса да, бер-берсеннән аерыла алар. Яңа гармунымның тавышы тальян гармунныкы кебек көйләнгән. “Беларусь” гармуны дип йөртелә торган гармунның тавышы берникадәр үзгә, аның белән мәҗлесләрдә уңайлырак: ул халык тавышына яраклашкан. “Хромка” татар гармуны түгел, әмма тальянга караганда мөмкинлекләре күбрәк. Тальян гармунда бөтен көйләрне дә чыгарып бетереп булмый. Бу яктан “хромка” гармуны бик уңайлы, – ди Марс абый.
Укучылары арасында да гармунда уйнаучылар бар. Әлфис Авзалов, Тимур Галиев – Марс Тимергалиев укучылары.
– 1970-1990 елларда балалар җырлар, гармуннар белән бик кызыксыналар иде. Мәктәптә: “Абый, ишеттегезме әле, яңа җыр чыккан”, – дип, җырлап, көйләп күрсәтә торганнар иде. Җыр дәресләрендә укучыларга бик күп халык җырларын өйрәттем. Халык җырларында сагыш та, мәхәббәт тә, ярату да бар. Аларда хезмәткә, әти-әниләргә, туган җиргә, табигать гүзәллегенә дан җырлана. Халык җырлары тәрбия бирүнең бер юнәлеше булып тора. Әмма, замана технологияләре алга китү сәбәпле, “фанера” җырлар барлыкка килү балаларның татар моңы белән кызыксынуын бетерде. Күпчелек җырның көен ишетми, сүзләре хакында әйтеп тә тормыйм. Бәлки, шуңа бүгенге чор балалары кырыс, әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә, аңлый белми торгандыр, – ди Марс Тимергалиев.
Марс абый агачтан төрле эшләнмәләр дә ясый. Бу эш өчен ихатада үз почмагы да бар. Биредә нинди генә кораллар юк, агачтан нәрсәләр генә ясамаган ул!
– Агач эшенә сәләт әтием Мөдәссирдән күчкән. Сызым, хезмәт дәресләрендә укучыларны төгәллеккә, төрле эш кораллары белән эшләргә, сызымнар сызарга өйрәтә идем. Үзең эшли белмәсәң, балаларга ничек белем бирәсең?! Әтиемнән өйрәнгән-белгәннәрне еллар үткән саен баета, тулыландыра бардым. Мәктәптән туктагач, агач эше белән ныклап шөгыльләнә башладым. Хәзер йортка кирәкле әйберләрне үзем ясарга тырышам. Ир-ат кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Кулың эш белсә, яшәү җиңелрәк, – ди Марс абый.
Марс абый тормыш иптәше Раушания апа белән икесе дә бер авылдан: алар Әлмәттә күршеләр булганнар. Бер-берсен кече яшьтән белеп, озак йөреп гаилә корган алар. Өч елдан Тимергалиевләр алтын туйларын билгеләп үтәргә ниятли.
– Элек кызлар гармунчы егетләргә гашыйк булып, иң өлгере егетне эләктерергә тырыша иде. Әмма Марс мине гармун уйнавы белән генә түгел, кешелекле, төпле, булдыклы, өлгер булуы белән үзенә каратты. Мин 30 елга якын Салауз-Мухан авылында балалар бакчасы мөдире булып эшләдем. Марсның гармунда уйнавы, кул эшләренә осталыгы эшемдә нык ярдәм итте, – ди Раушания ханым.
Тимергалиевләр күптән инде Муханныкы! Балалар, оныклар, туганнар җыелганда, Марс абый, гармунын алып, яраткан көйләрен суза. Раушания апа, тормыш иптәшенә карап:
Гомер буе хәтерләрлек
Чаклары да күп аның,
Яхшылары – гөлләр аның,
Начарлары – чүп аның, – дип җырласа, Марс абый:
Аклы ситсы күлмәк алдым,
Бәйрәмдә киярмен дип.
Яшьли күңелемне салдым,
Гомергә сөярмен, – дип җавап бирергә ярата.
Римма Афзалова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев