Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Днепровның батырлыгы

Петр Алексеевич Днепров 1919 елда районыбызньң Островка авылында туган. Рус Шуган урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Урта Азия геология трестында топограф булып эшли. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына, хәрби танк мәктәбен тәмамлый.

1941 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышында катнаша. Гвардия капитаны, танк батальоны командиры урынбасары була. П. Днепров хезмәт иткән танк дивизиясе 10 ноябрьдә Тула янында эшелоннан төшү белән сугышка керә. Яшь офицер һәм аның иптәшләре дүрт тәүлек буена үз-үзләрен аямыйча сугышалар. Мәскәү янындагы сугышларда П. Днепров экипажы һәрвакытта һөҗүм итүчеләрнең алгы сафында була. 1942 ел каты бәрелешләр белән үтә. Яшь офицер һәм аның сугышчан дуслары үз-үзләрен аямыйча сугыша. Ике мәртәбә каты яралану Петр Днепровны берникадәр вакытка сафтан чыгарып торса да, ул фидакарьләрчә көрәшүен дәвам итә. 1943 елның җәендә Курск дугасында барган каты сугышларда катнаша. 1945 елның гыйнварында танкистларга укчы дивизияләр белән берлектә дошманның көчле оборона линиясен өзәргә боерык бирелә. Шушы операция вакытында капитан Петр Днепровка дошман тылына разведка ясарга кушыла. Бу героик поход дүрт көн дәвам итә һәм гомуми уңыш белән тәмамлана. Бу көннәрдә Днепров отряды дошманның 180 автомашинасын, 8 орудиесен, 4 танкын, 200ләп солдат hәм офицерын юк итә. Ил азатлыгы өчен көрәштә командованиенең сугышчан заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне һәм күрсәткән тиндәшсез батырлыгы өчен Югары Советы Президиумының 1945нче елның 27 февральдәге Указы нигезендә гвардия капитаны Петр Алексеевич Днепровка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул, көнбатышка походын дәвам итеп, Одер һәм Шпрее елгаларын кичүдә катнаша, Бөек Җиңү көнен Берлинда каршылый. Отставкадагы майор П. А. Днепров сугыштан соң Киев шәһәрендә яши, партия органнарында эшли, соңрак инженер хезмәтен башкара. Ул 1974нче елның 23 июлендә Киевта вафат була, Лукьяновск хәрби зиратында күмелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев