Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Бәйгеләрдә чапкан ат сыман

Якташыбыз, мәшһүр әдәбият галиме Марсель Бакировка – 90 яшь.

Биографиясе шәпләп языла башлаган икән инде кураторыбызның. 1956 елда университетны тәмамлаган, ун еллап Уфада, “Кызыл таң” газетасында эшләгән, алтмышынчы еллар уртасында Казанда кабынып алган шигъриятьне ничек өйрәнү хакындагы бәхәстә катнашып, төп журналыбызда үзенең бу турындагы уй-фикерләрен зур язма итеп әзерләп бастырган, шул сәбәпле Казандагы галим-голәмәнең, каләм әһелләренең игътибарына “теркәлеп” куелган үзфикерле кызыклы гыйлем иясе икәнен сиздерергә өлгергән кеше иде. 1972 елда диссертация яклаган (кандидатлык эше төрки һәм татар шигырьләренең эчке ритмик-интонацион хасиятләрен һәм кануннарын эксприменталь юл белән тикшерүгә багышланган), филология фәннәре кандидаты.

Шигърият хакында тирән белемле кешеләр сирәк, шуңа күрә Марсель абыйга әдәби иҗат белән шөгыльләнүче кешеләренең ихтирамы зур иде. Үзе дә тыйнак, артык күп сөйләшми, ызгышлардан читтә торуны хуп күрүчән, без бит инде чамалап өлгердек, университтетагы галимнәр арасында мөнәсәбәтләр “тигез” түгел иде, ул бу нәрсәләрдән читтәрәк тора, “мин беләмлекне” кычкырып, дөньяга чәчеп-сибеп йөрүчеләрдән түгел иде. Бөтен барлыгы белән үз эшенә бирелгән галим иде Марсель абый. 

Паспорт-белешмә булмау, билгеле, шактый кыенлыклар китерде, Казанда мин кунмаган җир калмагандыр, хәтта Ветеринария институтының котельнясында кунып йөргән чаклар да булды (1978 елда, СССРда барлык кешегә паспорт бирелде, ни сәбәптәндер, авылда иң соңгы кеше булып паспортны мин алдым. Паспорт алгач, михнәт чигү кимеде, билгеле). Марсель абый хәлемне белә иде, җай чыкса, вакытлыча тулай торакка урнашырга да ярдәм итә, хәтта икәүләп миңа фатир да эзләп йөргән истә. Фән турында, әдәбият мәсьәләре хакында да сөйләшүләр күп булды. Әмма беркайчан да үзенең тормышы хакында, балачагы, күргән-кичергәннәре турында сөйләгәне булмады. 

Факил Сафин, филология фәннәре кандидаты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 15 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев