Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Бәйгеләрдә чапкан ат сыман

Якташыбыз, мәшһүр әдәбият галиме Марсель Бакировка – 90 яшь.

Остазым Марсель ага Бакировның тормыш юлы, әдәбият фәне, рухиятебез, милләт каршындагы хезмәтләре хакында уйланганда, ирексездән, Зәки Зәйнуллинның: “Бу татарның кемнәре юк!” – дигән сүзләре искә төшә. “Марсель Бакиров кем ул?” дисәк, икеләнмичә әйтәбез: ул – галимнәрнең галиме! Чыннан да, әдәби мирасыбызның иң эчке катламнарын актарып, күпләрнең башларына да килә алмаган ерак төпкелләрдәге гаять тирән ятмаларны табып өйрәнгән, дөньяга чыгаруны мең еллар дәвамында көтеп тилмергән фольклористикага кагылышлы поэтик ядкарьләребезне – кадерле рухи хәзинәләрне якты дөньяга чыгарып, киң гавамга җиткергән, аларның барлыкка килүе юлында һуш китмәле ачышлар ясаган, аларны фәнни әйләнешкә кертеп җибәрүдә биниһая эшләр башкарып, беркемне кабатламаган фәнни концепциясен тудырып, системага салып, халкыбызга, киләчәк буыннарга тапшыруга гомерен багышлаган олпат галимебез бит ул. “Үз тарихын белмәгәннең киләчәге юк” дигән гыйбарәне еш ишетәбез.
Уйлап карасаң, Марсель ага борынгы тарихи фактларны эзләп табып, өйрәнеп, фән таләп иткәнчә, мантыйкка ярашлы рәвештә исбатлап, халкыбызның киләчәккә баруын, яшәешен тәэмин итә бит. Галим исбатлаганнардан чыгып фикер йөртсәк, шундый тирән тамырлардан сут эчеп, җегәр туплаган татар халкының югалырга хакы юк! Филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов бер мәкаләсендә олпат галим турында “тирән казучы галим” дип язган иде. Шушы ук мәкаләсендә ул: “Марсель Бакиров тарихта беренче булып, үзебезнең татар халкына гына түгел, ә барлык төрки халыкларга аларның иң борынгы бабаларының кемнәр булуын, кайда формалашуларын һәм нинди ышанулар, күзаллаулар белән яшәгәнлекләрен ачып, аңлатып бирә... Татар галиме Марсель Бакиров бүгенге көндә илебезнең генә түгел, ә бөтен дөнья фәненең авангардында бара”, – дип, аның татар галәмендә генә түгел, дөнья фәне күләмендә урынын билгеләде. Әнвәр аганың сүзләренә тирән мәгънә һәм хакыйкать салынган.

Дәвамы бар.
Факил Сафин, филология фәннәре кандидаты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев