39 ел тракторда эшләгән Дамир Гардисламовның тормыш кагыйдәләре
Бар күңеле белән авылга береккән, туган авылыннан башка җирне кабул итмәгән кешеләр бар. Мәктәп бусагасыннан ук туган авылы кырларында эшләп, 39 ел тракторда хезмәт куючы Дамир Гардисламов та шундыйлардан. “Август-Мөслим” агрофирмасы механизаторы ул. “Тормыш юлын яңадан башларга туры килсә дә, барыбер шушы һөнәрне сайлар идем”, – ди Дамир абый
Каенсаз авылында дөньяга килгән Дамир 6 сыйныфта укыганда ук колхозга эшкә килә.
– Әти-әниләр безне тик тотмады, җәйге каникулда һәр бала кайда да булса эшләде. 6 сыйныфны тәмамлагач, әти: “Анда комбайнчы ярдәмчеләре кирәк, эшләп кара”, – дип, үзе белән эшкә алып китте. Ул елны урып-җыю дәвамында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. 9 сыйныфка кадәр һәр елны җәйге каникулны басуда үткәрдем. 9 классны тәмамлагач, үзем комбайн иярләдем. Болар барысы да тракторчы-машинист һөнәрен сайларга этәргеч булгандыр, дип уйлыйм: Мөслим һөнәр училищесына укырга кердем. Укыган чорда да каникулларда эшләдем. 2 курсны тәмамлаган елны, үзем трактор иярләп, чәчүгә чыктым, – дип искә ала яшьлек елларын Дамир абый.
Диплом алгач, туган авылына – “Авангард” колхозына эшкә кайта егет. Колхоз җитәкчелеге аны колач җәеп каршы ала.
– Эшкә кайткан елны ук комбайн бирделәр, басудан кайтып кермәдем. Урып-җыю эшләре төгәлләнгәч, тракторга утыра идем. Эшсез торырга туры килмәде. 2 ел хәрби хезмәттә булдым. Армиядән кайту белән колхоз җитәкчелеге эшкә чакырды. Өр-яңа “Нива” комбайны бирделәр. Гомерем буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйдым. Бер генә тапкыр да: “Нигә бу һөнәрне сайладым? Ник авылда калдым микән?” – дигән уй тумады. Без бит – авыл балалары, җир кешеләре. Кендек каны тамган җиргә басып йөрүдән дә олы бәхет юктыр ул, – ди чәчләренә чал йөгергән Дамир Гардисламов.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 9 октябрь саныннан укыгыз.
Фото – Д. Гардисламовның шәхси архивыннан.
Нет комментариев