Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Синең балаларың, Мөслим!

37 ел халыкка хезмәттә

Рәшидә Садриева бүген дә пациентларының рәхмәтен ишетеп яши

Симәк авылында дөньяга килсә дә, ул – күптәннән инде Мөслим кызы. Дүрт дистә елга якын район үзәк хастаханәсендә хезмәт куйган кечкенә буйлы, ачык йөзле, гадилеге, ягымлы сөйләшүе белән үзенә җәлеп итүче бу ханымны райондашларыбызның күбесе белә. Алар аны күрүгә якын туганын күргәндәй елмая, кочып ала, аркасыннан сөя-сөя рәхмәт сүзләрен җиткерә. Шәфкать туташы Рәшидә Садриева ул.

Гади колхозчылар гаиләсендә үскән ул. Әтисе Габделнәҗип – Бөек Ватан сугышы ветераны. Әнисе Хасимә – тылда тырыш хезмәт куйган, сугыштан соңгы авыр елларда колхозда эшләгән гади авыл хатыны.

– Әти-әнием балачактан ук тырыш булырга, хезмәтне яратырга, игелекле булырга өйрәтте. Симәк сигезьеллык мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлап, 1969 елда Мөслим урта мәктәбенә укырга килдем. Әткәйнең сүзен тыңлап, Бөгелмә медицина училищесына укырга кердем, – дип искә ала Рәшидә апа. – Әтием, югары классларда укыганда, еш кына: “Син врачлыкка укы, кызым, врач бул!” – дип кабатлый иде. Училищеда 2 ел укыдык. 1973нче елның 9 июлендә, шәфкать туташы белгечлеген үзләштерүем турында диплом алып, туган ягыма кайттым.

Тик торуны белмәгән, эшсез ятуны күз алдына да китерә алмаган Рәшидә Садриева икенче көнне үк район үзәк хастаханәсенә юл тота. Шәфкать туташлары кирәк түгелме дип, баш табиб Ильяс Хәбибуллин янына керә. Баш табиб, аны гына көтеп торган кебек, кызны бик шатланып каршы ала.

– Ильяс Абдуллович терапия бүлеге мөдире Римма Миңнулловнага шалтыратты. Ул мине бик яхшы белә, чөнки ике ай дәвам иткән практиканы Римма ханым җитәкчелегендә терапия бүлегендә үткән идем. Римма Миңнулловна, бик шатланып: “Хәзер үк килсен! Бер хезмәткәребез “отпуск”ага китте, кешеләр җитми”, – дип җавап бирде. Практикадан киткәндә дә ул иптәш кызым белән мине эшкә чакырып калган иде. Шулай итеп, эш белешергә килгән көнне үк эштә калырга туры килде. Хезмәт юлымны процедура шәфкать туташы булып башлап җибәрдем. Ул чорда бүлектә 70 авыру дәвалана иде. Миңа беренче эш көнемдә үк 30лап кешегә система куярга, 20дән артык райондашыбызга кан тамырына “укол” кадарга, әллә ничә төрле дәвалау чаралары үткәрергә туры килде. Беркайчан да, урын юк дип, авыруларны кире бормадык! Хроник авырулар көчәйгән чорда авыруларның саны 70тән дә арта иде, – дип сөйли Рәшидә ханым.

Бер ай шушы вазыйфаны башкарганнан соң, ул терапия бүлегендә төнге шәфкать туташы булып эшли башлый. Терапия бүлегендә эшләгәндә, ул үзенең булачак тормыш иптәше Рафаэльне очрата.

– 1974 елның мартында безнең бүлеккә Рафаэль авырып керде. Без аңа иң беренче ярдәм күрсәттек. Хәле җиңеләеп, терелә башлагач, Рафаэль минем белән танышты. Ул терелеп чыгып киткәч тә очрашуларыбызны дәвам иттек. 1975 елның июнендә кызыл туебызны үткәрдек. Шөкер, Рафаэлем белән бик матур гомер юлы үттек, үрнәк гаилә булып яшәдек. Әнкәйләребезне дә бергәләп, аларның хәер-фатихаларын алып, хөрмәтләп соңгы юлга озаттык. Ике кызыбызны олы тормыш юлына чыгарып, аларның бәхетенә куанып, оныкларыбызга сөенеп гомер иттек. Иптәшемнең иртәрәк китүе генә кызганыч, яман чир Рафаэлемне 68 яшендә алып китте. Аны искә алмаган, бәхетле вакытларыбызны искә төшермәгән көнем юк, – дип искә ала Рәшидә апа.

Төнге сменада Рәшидә Садриеваның сменалары күп вакыт көчле табибларның берсе Лотфрахман Фәйзрахманов белән туры килә.

– Лотфрахман абый – йогышлы авырулар бүлеге мөдире, шул ук вакытта баш табиб урынбасары да булып тора иде. Без аннан бик курка идек. Ул усал яки холыксыз булганга түгел, куркуыбыз аның бик төгәл, көчле белгеч булуы белән бәйле иде. Бер сменада ул мине үз бүлегенә эшкә чакырды. Мин риза булмадым. Ул бүлеккә өлкән шәфкать туташы һәм көндезге бүлектә эшләүче шәфкать туташы кирәк иде. Шулай да, тәкъдимен берничә тапкыр кабатлагач, ризалаштым, – ди Рәшидә апа.

Шулай итеп, 1974нче елның 20 ноябрендә Рәшидә Садриева йогышлы авырулар бүлегенең өлкән шәфкать туташы булып эшли башлый. Йогышлы авырулар бүлеге 21 авырулык кына була, шуңа беренче мәлдә бүлектә тынычрак булып тоела.

– Лотфрахман Фәйзрахманович белән эшләгән елларны сагынып искә алам. Ул үз бүлеге өчен янып, борчылып, кул астында эшләүчеләрне кайгыртып яшәүче бик көчле табиб иде, – ди Рәшидә апа.

1976 елда, олы кызларын алып кайтканнан соң 5 ай үткәч, Рәшидә апа эшкә чыга. Эшен йогышлы авырулар бүлегендә дәвам итә.

– 1977 елның февралендә баш табиб Ильяс Абдуллович мине үзенә чакырды һәм терапия бүлегенә өлкән шәфкать туташы булып күчәргә тәкъдим итте. Шул көннән мин бик хөрмәтле, грамоталы, һәрьяклап талантлы Әскать Әхнәф улы кул астында терапия бүлегендә эшли башладым. Аның белән эшләгәндә, каты авырулар килгәндә, куркыныч хәлләр булганда да югалып калмаска, тормыш авырлыкларына бирешмәскә өйрәндем. Әлеге вазыйфада лаеклы ялга киткәнче – 33 ел эшләдем. Мин Әскать Әхнәф улына бүген дә бик рәхмәтле! Хезмәт елларын сагынып искә алам, – ди Рәшидә апа.

Аның гомуми эш стажы – 37 ел. Шушы еллар эчендә күпме авыруларны дарулар белән генә түгел, йомшак сүзләре, тыйнак елмаюы, кайгыртуы белән дә дәвалаган Рәшидә ханым. Урамга чыкканда, аны һәрвакыт кайчандыр дәвалаган, инде киттем дигәндә, гомер бүләк иткән авырулары сәламли һәм аркасыннан сөя-сөя рәхмәт әйтә. Орден-медальләр алмаса да, ул дәвалаган авыруларның рәхмәт сүзләре һәм ихтирамы – аның өчен иң зур бүләк. Гомерен фидакарь хезмәттә үткәргән, сәламәтлек саклау тармагында гади, әмма бик җаваплы хезмәте белән тирән эз калдырган шәхес ул – Рәшидә Садриева!

Фото – Р. Садриеваның шәхси архивыннан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев