Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Укытучыма

Хөрмәтле укытучым Сафина Хәлимә Хәсән кызына багышлыйм.

Сәнгатьтә юлдаш булучым –

Хөрмәтле укытучым!

Аклы-каралы коралга,

Моңга нигез салучым.

 

Беренче очрашудан ук

Нык яраттым, сокландым,

Нәфис бармаклар йөгерек,

Күз җитешми, буталдым.

Пианино кылларын син

Оста чиртеп өйрәттең.

Зәңгәр күзле кызчыкның да

Үсешен алга эттең.

 

Инде менә ничә еллар

Рәхмәтлемен мин сиңа.

Эшемдәге уңышларда

Өлешең зур, иншалла.

 

70 яшьне тутырсаң да,

Минем өчен син – яшьтәш,

Акыллы киңәш бирүче

Чын дустым, тугры сердәш.

Хөрмәтле минем остазым,

Бәхет-шатлыкта яшә!

 

Балаларың, оныкларың

Булсын һәрчак янәшә!

Сәламәтлек, озын гомер

Телим һәрдаим сиңа.

Һәрчак шулай сөйкемле бул,

Беркайчан да моңайма!

 

Гөлназ-Назлыгөл Йосыпова, Мөслим.

Фото – Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев