Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Тынычлансын дөнья, и Ходам!..

Махсус хәрби операциягә киткән егетләрнең , аларның әти-әниләренең күңел халәтен төрле авторлар шигырь юлларына салалар.

Халисә Гәрәева

Кабул булсын теләгем!
Елый табигать анабыз,

Яшь түгә сыкрап-сыкрап.
Дөньяны бүлгәләшәләр,

Көньяк, көнбатыш яклап...
Ни җитми соң бәндәләргә?
Бер мизгел... бар да кала...
Булганга шөкер итмиләр,

Бер гаепсез баш сала...
Күпме җан кыела җирдә,

Калалар җимерелә...
Яшь балалар, тол хатыннар

Әтисез тилмерәләр...
Аналар түгә күз яшен:

Газизе яу кырында...
Кемнәр хәлләренә керер?
Ни алар уйларында?
Бар да бар бит, ниләр җитми?
Ник дөнья болгаталар?
Раббым, син барысын күрәсең,

Бәндәңә аңлатсана!!!
Түгелгән күз яше азмы?!
Кыелган җаннар сансыз!..
Ни булды соң кешелеккә,

Калдыкмы әллә аңсыз?
Хаклык җиңсен иде җирдә

– Барчабызның теләге!
Тынычлык кирәк дөньяда,

Шул бит иң-иң кирәге!
Кабул булсын теләгем!


Ана сагышы

Өч көн хәбәрең булмады,

Ии балам!..
Киткән юлларыңа карап

Тын калам.
Ни хәлләрең икән димен,

Уйланам.
Сискәнәм дә төннәремдә

Уянам...
Исләремнән һич чыкмыйсың,

Ии балам!
Ятсам, торсам, йөрәгемдә

– Син, балам!
Чечня сугышын да кичтең

Син, балам, Бу сугыш та сиңа язган,

Әй, балам!..
Йөрәгемә тынгы тапмыйм,

Ии балам.
Догам юллыйм, саулык сорап,

 Мин анаң.
Хәбәр алдым синнән, балам:

Жан керде.
Кұңел күгем ачылып китте,

Нур иңде.
Күрешүләр насыйп итсен,

Я Аллаһ!..
Бу сугышлар бетсен иде

Тиз ара!

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев